Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кариле балалар бакчасында көзге ярминкә гөрләде

Ни арада җәй үтте, Алтын көз дә килеп җитте! Шатлык тулы бу бәйрәмне Балалар бакчасы бик сагынып көтте!

Әйе, чыннан да, сары яфраклары, салкынча җилләре, суык көннәре белән алтын көз дә килеп җитте! Көз җитү балалар бакчасында әле яңа уку елы башлану гына түгел, ә җәй буе бакчабыз хезмәткәрләре тырышлыгы белән үстерелгән уңышны җыеп алып, көзге ярминкә үткәрүе белән дә нык аерылып тора.
Бу елны традицион ярминкәбез 16 нче сентябрьдә, көннәр аяз, җылы, матур булганда уздырылды. Берсеннән берсе тәмле тозланган кыяр-помидорларыбыз, гөмбәләребез, бакча территориясендә үстерелгән кишер-чөгендерләребез белән беррәттән, телне йотарлык пешкән әйберләр дә әти-әниләрне һәм килгән кунакларны шаккаттырды.
Ярминкәбезнең күрке булып торган лотерея уеннары да беркемне дә бәйрәмнән читтә калдырмады. Гомумән алганда бизәлгән сату өстәлләре белән беррәттән, тәрбияче апаларыбызның әкият геройлары булып киенүе, җырлы-биюле тамашабыз, һәркемнең дә күңеленә хуш килде.
Гүзәл Шәрәфетдинова,
Кариле балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250