Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кариле балалары Г.Тукайның «Кәҗә белән сарык» әкияте белән фестиваль лауреатлары булдылар (+фоторепортаж)

Кариле балалар бакчасы театр коллективы Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Салават күпере» һәм «Сәхнә» сәнгать журналы, «Сәйяр» республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестивалендә 2 ел рәттән катнашты.

Бу юлы да Г.Тукайның «Кәҗә белән сарык» әкиятен сәхнәләштереп, 1 нче сайлап алу турын унышлы үтеп, зона этабына Арча шәһәренә чакырулы булдык. Үзләренең чын мәгънәсендә талантларын күрсәтеп, «Салават күпере» һәм «Сәхнә» сәнгать журналы баш мөхәррире, язучы Зиннур Хөсниярның үз кулы белән тапшырган зона лауреаты исемле дипломга лаек булдылар.

Бу фестиваль "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үтә. Барлыгы 140ка якын мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре катнашты, безнекеләрнең уңышлары ул балалар бакчасының балалары, коллективы, әти-әниләрнең бердәм эш нәтижәсе!


Айгөл Ганиева,
Кариле балалар бакчасы мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кариле балалар бакчасы