Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кариледә истәлекле кичә узган

Оныкларның осталыгын күргәч, әбиләрнең дә йөзләре шат, күзләре сөенечтән балкый иде. Кичәбездән һәммәсе рәхмәт сүзләре белән таралышты

Алтын көз – бәйрәмнәргә бигрәк бай ел фасылы. Шулардан иң истәлеклесе, мөгаен, “Өлкәннәр көне”дер. Безнең Кариле балалар бакчасында да шундый матур кичә булып узды. Нәниләр төркемендә узган бәйрәм чарасына без әбиләрне хөрмәтләп чакырдык.

Дөрес, өлкән буын кешеләрен без ел дәвамында да еш чакырабыз. Әби-бабайларда булган тормыш тәҗрибәсе яшь буынны тәрбияләүдә тиңсез хәзинә бит ул. Бары әти-әни,өлкән буын белән кулга-кул тотынып эшләгәндә генә матур нәтиҗәләргә ирешеп була. Бу безнең күпъеллык тәрбия эшчәнлегебездә традициягә әйләнде. Балаларда исә кече яшьтән олыларны ярату, хөрмәт итү хисе тәрбияләүдә дә андый очрашулар зур роль уйный.

Бәйрәмне балалар да түземсезләнеп көтте. 3-4 яшьлек сабыйлар гына димәссең, каушамыйча, әбиләре каршында алтын көз, әбиләр турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.

Оныкларның осталыгын күргәч, әбиләрнең дә йөзләре шат, күзләре сөенечтән балкый иде. Кичәбездән һәммәсе рәхмәт сүзләре белән таралышты.

Гөлшат Зәйнуллина,
Эльмира Гыйләҗева,
Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне