Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кариледә кече Сабантуй булган

Безнең Кариле балалар бакчасы коллективы яшь буынны халкыбызның милли традицияләре рухында тәрбияләүгә нык игътибар бирә. "Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк"дигән гыйбарә тәрбия эшебезнең төп шигаре булып тора. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй балаларга бәйрәм рухы биреп кенә калмый, ә аларны бердәмлеккә, рухи хәзинәгә ия булырга да өйрәтә.

Күптән түгел бакчабызда үткәрелгән әлеге милли бәйрәм шуның ачык мисалы булып тора. Нәниләр төркеме булса да, балалар гөр килеп бәйрәм иттеләр: капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, малайларның татарча көрәше кебек ярышлар төрле жырлар, бию, шигырь сөйләү белән чиратлашып барды. Төркемдәге нәниләрнең берсе дә бүләксез калмады. Әйе, бу сабыйлар үсеп житкәч, бәлки Сабантуйның төп көрәшчеләре, батырлары да булыр. Милли бәйрәмебезнең рухы алар күңеленә әнә шулай сабый чактан сеңеп калыр.

Гөлшат Зәйнуллина, Рүзилә Шәрипжанова
Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250