Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кариледә Буратиноны кемнәр мәктәпкә озаткан?

Юл кагыйдәсен нык бел!

Хәзерге заманда автомобиль транспорты хәрәкәте арту сәбәпле, юлларда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү проблемасы аерым зур әһәмияткә ия. Хәрәкәт иминлеге күбесенчә автомобиль йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең юлдагы хәрәкәттә үз-үзләрен дөрес тоту культурасына бәйле. Балаларның сәламәтлеген һәм тормыш иминлеген саклау, алар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча эшне балалар бакчасыннан ук башлау мөһим. Безнең Кариле балалар бакчасында балаларның юлларда куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү мәктәпкәчә белем бирүнең төп программасы нигезендә, федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм төбәк компонентын исәпкә алып оештырыла. Балалар бакчасының еллык планы нигезендә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән дә очрашып торабыз. Шундый очрашуларның берсе ноябрь аенда булып узды. Кичәбезгә юл иминлеге бүлекчәсенең җитәкчесе Лилия Һадиеваны чакырып, “Юлда йөрсән бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” дигән уен-сәяхәт тамашасын тәкъдим иттек. Башка еллардан аермалы буларак, бәйрәм иртәсендә балалардан тыш әти-әниләребез дә катнашты. Без, балалар белән бергәләп, юл эзләп йөрүче Буратиноны мәктәпкә озатып куйдык. Балалар сәяхәт вакытында юлларда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә алып, төрле ситуацияләрне чиштеләр. Автомобильдә һәрвакыт махсус җайланма креслога утырып, иминлек каешын эләктереп йөрү мәҗбүри икәнлегенә тагын бер кат төшенделәр. Җәяүлеләр кичүеннән чыккан вакытта телефоннан сөйләшмәскә, сул һәм уң якка карап, әти-әнинең кулына тотынып чыгарга кирәклеге искә төшерелде. Шулай ук караңгы вакытта җәяүлеләрнең киемнәренә яктылык кайтарткыч элементлар тагып йөрү мәҗбүри булуы аңлатылды. Балаларга 14 яшьтән велосипедта үзең генә йөрергә рөхсәт ителүен, башка шлем, терсәк һәм тезләргә саклагыч калканнар кирәк булуын искә төшердек. Җәяүлеләр кичүендә велосипед белән ничек чыгарга кирәклеге турында да сөйләшенде. Бәйрәм иртәсе җыр-биюләр белән үрелеп барды. Лилия Мөхәммәтовна тарафыннан балалар бакчасында ел дәвамында үткәрелеп килүче чаралар уңай бәяләнде. Ул үз чиратында очрашуда балаларга юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча өстәл уеннары, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Ел саен бакчабызга нәниләр килә һәм безнең бурыч - аларны социумда яраклашкан тормышка әзерләү. Шуны ассызыклап үтәргә кирәк: бары тик балалар бакчасы һәм гаиләнең уртак тырышлыгы белән генә балаларны киләчәк тормышларында кирәкле юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өйрәтергә мөмкин.

Гөлназ Гатауллина, Гөлүсә Фәйзрахманова, Венера Габдрахманова I квалификация категорияле тәрбиячеләр;

Рузилә Шәрипҗанова югары категорияле тәрбияче;

Зөлфия Габдрахманова югары категорияле музыка җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев