Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кариленнән Илвир Галиевны ТНВ каналыннан карамый калмагыз (фото, видео)

Кариле авылында яшәүче талантлы 10 яшьлек Илвир Галиев исемле малай турында өлкәнрәк яшьтәге райондашларыбыз белми дә торгандыр әле. Ә менә ТНВ каналыннан баручы "Яшь ТНВ", "Күчтәнәч" тапшыруларын даими карап баручы нәни дусларыбыз аны танып беләләр.

Хәтта район үзәгеннән үтеп барганда бер бала Ильвирны күргәч, "Әни, әни, кара әле, бу телевизордагы дәү әти белән дәү әнинең оныгы бит!", дип кычкырып ук җибәргән.

Илвир Галиев кече яшьтән үк сәнгатьле итеп шигырьләр укырга ярата, озыннарын да оста итеп яттан сөйли белә ул. Кариле балалар бакчасына йөргәндә үк кичәләр оештырганда, концертлар үткәрүдә актив катнаша, алып баручы буларак чыгыш ясый. Сәләтле баланы тиз күреп алалар...

- Илвир, син телевидениегә ничек килеп эләктең? Тәүге тапкыр студиядә чыгыш ясавыңны хәтерлисеңме? Сине соңгы елларда бик еш күрсәтәләр бит...
- Миңа ул вакытта 8 яшь кенә иде әле, икенче класста укыган чак. Мәктәпләрдән сәнгатьле итеп шигырь сөйләгән укучыларны Казанга алып бардылар. ТНВ студиясендә "Без - Тукай оныклары" дигән программа өчен шигырьләр сөйләдек. Аннан соң берничә тапкыр "1001 җавап" дигән тапшыруда катнашырга насыйп булды. Шуннан соң "Яшь ТНВ" тапшыруларына алып баручылар өчен үткәрелүче кастингка чакырдылар.
Алар тәкъдим иткән текстларны яттан сөйләп күрсәтергә кирәк иде. Мине алып баручы итеп тапшыруларга чакыра башладылар. Камера каршында үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеген өйрәттеләр. "Күчтәнәч" һәм "Поём и учим татарский язык" тапшыруларында да төштем, "Җырлы-моңлы балачак" фестиваленең Гала-концертында алып баручы булдым.

- Үзеңне экраннан күрү рәхәтме? Дусларың, классташларың нәрсә диләр?
- Баштарак кызык иде, үземне күрсәткәннәрен көтеп тора идем. Хәзер караганым да юк инде. Мәктәптә дусларым да кичә телевизордан сине күрсәттеләр, дип һаман килеп әйтеп торалар. Ничегрәк чыктым икән, дип кызыксынып, өйгә кайткач мин дә чигереп карыйм.

- Илвир, синең мәктәптә укырга вакытың каламы соң? Ничек өлгерәсең...
- Мин Норма урта мәктәбенең 4А классында укыйм. Укуда дусларымнан артта калмаска тырышам, 4 һәм 5 билгеләре генә алам. Ә Казанга алып барып, минем өчен шундый мөмкинлек тудырганнары өчен әтием Айрат белән әнием Гөлшатка һәм класс җитәкчем Раушания Фаруховнага да бик зур рәхмәтлемен. Укытучым миңа туры килә торган шигырьләрне табып, өйрәтеп тора. Аның ярдәме белән мин ТНВ каналына килеп эләктем дә инде.

- Сине зәңгәр экраннардан тагын кайчан күреп булачак?
- 7нче гыйнварда сәгать 14.00дә эфирга чыгучы "Яшь ТНВ" тапшыруында алып баручы буларак катнашам. Хәзер "Яшь ТНВ" тапшыруының даими алып баручысы булып торам.

- Әңгәмәң өчен, бик зур рәхмәт сиңа, Илвир энем! Сиңа Яңа елда яңа уңышлар телим. Кабат-кабат телеэкраннар аша безне сөендереп тор!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250