Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Карлыгач”ка заманча ремонт ясала

Шушы көннәрдә бистәбезнең 3нче номерлы балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре башланып китте.

"Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт" программасы нигезендә башкарылучы эшләрне "Стройремтех" базасында урнашкан, Нияз Җәббаров җитәкчелегендәге "Строймастер" оешмасы төзүчеләре эшли. Биредә түбә, бинаның тышкы өлеше, тәрәзәләр, ишекләр, керү юлы (входная группа), отмоска, санузел, идәннәр җылытылып эшләнәчәк. Шулай ук тулысынча инженер челтәрләре ремонты башкарылачак.
- План буенча максимум срок 1 август, ләкин аңа кадәр төзелеш эшләре төгәлләнер дип уйлыйм, - ди район төзелеш бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев. Аңарчы балалар башка бакчаларга йөреп тору мөмкинлеген алды. Башка мохиткә күпмедер авырлыклар белән ияләшкән малайлар һәм кызлар бакчаларының ничек яңартылганын күргәч, аны тагын да яратып йөри башлар дип ышанып калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250