Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Катлаулы да, кызык та!

Җәмгыятьтә туып торган вакыйгалар көнләп түгел, сәгатьләп үзгәрә. Халыкның яшәеше, тормыш көнкүреше һәрдаим үзгәрешләргә бәйле. Көнкүрештә уңайлыклар туу, иң беренче чиратта, техника үсеше дигән сүз. Ә бу үз чиратында фәндәге яңалыкларда да чагыла. Әлеге чылбырның башы мәктәпкә барып тоташа.


Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә уңай якка үзгәрешләр күп күзәтелә. Яңа формада белем бирү, мәгълүмати чыганаклардан файдалану торган саен киңрәк үсеш ала. Фәннәрнең сыйфатын күтәрү максатыннан 2010- 2011 нче ел «Химия елы» дип игълан ителгән иде. Чөнки әлеге фән тармагы үзгәрешләрнең үзәгендә мөһим урынны алып тора. Шунлыктан районыбызда әлеге елга багышланган күп кенә чаралар үтте. Без дә бу елны шатланып каршы алдык: химия атналыклары, төрле конкурслар, чаралар белән ел буе укучылар мәш килде. 2010-2011 нче уку елында район күләмендә иң яхшы химия кабинетларына конкурс булып үтте. Кабинетка пробиркалар, һәр партага җитәрлек реактивлар җыелмасы, таблицалар һәм приборлар кайтартылды. Бу конкурста безнең мәктәпнең химия кабинеты районда 2нче урынны яулады. Әлеге четерекле, авыр фәннең асылын ачып бирү, катлаулы темаларны укучылар күңеленә үтеп керерлек итеп аңлата белү үзе зур тырышлык һәм осталык сорый. Алан урта мәктәбендә химия-биологиядән чын мәгънәсендә үз эшенең остасы, һәрберебезгә үрнәк булырлык тәҗрибәле укытучы Сосна авылыннан кадәр килеп эшләүче Нурия Йосып кызы Вәлиева белем бирә. Аның үткәргән дәресләре бик җанлы үтә. Үзенең киңкырлы белемен үтемле, җиңезл юллар белән укучылар күңеленә сала, авыр һәм катлаулы темаларны да кызыксындырырлык итеп аңлату юлларын таба белә. Дәресләрдә күбрәк гамәли һәм лаборатор эшләргә игътибар бирелә. Төрле химик реакцияләр ясаганда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү өлкәсендә укытучының таләпләргә нык игътибар бирүен дә күрәбез. Бу чаралар укучыларда химия фәненә мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйный һәм киләчәктә һөнәр сайлаганда да аларның ярдәме тими калмас.
Җәмгыятьне белемле кешеләр генә төзи, үстерә һәм үзгәртә ала, шуңа күрә киләчәкнең язмышы һичшиксез, белемле кешеләрдән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев