Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кайчан үсеп җиттең син балам?

Үз балаларыңның үскәне сизелми, диләр. Әле кичә генә син үзеңнең кечкенә кулларыңны сузып, беренче адымнарыңны атладың, беренче сүзләреңне әйттең...

Әле кичә генә без сине беренче сыйныфка укырга әзерләдек... Ә бүген минем каршымда дөньяга үз карашы, ныклы фикере булган кеше - 11 нче сыйныфны тәмамлаучы укучы басып тора.
Кайчан, ни арада үтте бу вакыт? Көчемнән килсә, вакыт дигән атның тезгенен тотып, адымын акрынайтыр идем, балачак илендә озаграк тотар идем дә, булмый шул... Һәр ана җан парәсен үз канат астында җылысын биреп, озаграк тотар иде. Ләкин балаларыбыз олы тормыш юлына адымнар ясамыйча, кеше дигән зур исемгә лаек булмыйлар шул.
Ничек дәвам итәр балаларыбызның тормышы, вакыйгалар агымында югалып калмаслармы? Йокысыз төннәремдә шушы сорауларны үз-үземә бирәм дә, балам, синең язмыш дигән кошның әзерләгән бар имтиханнарын җиңеп чыгачагыңа ышанам. Чөнки сез барыгыз да яхшы мәктәп юлын үттегез, тормышта озата баручы иң кирәкле сыйфатларга - җаваплылык, дуслык, үз-үзеңә ышаныч, зирәклеккә өйрәндегез.
Кадерле балалар! Сезне тормыш юлыгызның беренче зур сынавы - Бердәм Дәүләт имтиханнарын тапшыру көтә. Әйе, юлыгызда имтиханнар күп булыр. Һәрберсе үзенчә авыр, тормыш өчен кирәкле сынау булыр. Ләкин без, әти-әниләр, сезнең бар күперләрне уңышлы чыгып, ныклы адымнар белән, югары уку йортларының ишеген киң итеп ачып керерсез дип ышанабыз.
Кадерле Балтач гимназиясенең укытучылар коллективы! Без, 11-а, б сыйныфларының әти-әниләре, сезнең алда баш иябез, бары сезнең йөрәкләргә генә сыя алырдай олы, эзлекле, чиксез хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләре җиткерәбез.
Барлык әти-әниләр исеменнән, Венера Мостафина
Редакциядән: укытучыларга әйтелгән шушындый ук җылы сүзләрне барлык район мәктәпләре укытучылары исеменә юллыйбыз.
Фото: http://www.ananas-nsk.ru/plakatspasibo-vam,-nashi-dorogie-uchitelya.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250