Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кайда минем унсигезем, егермем...

Шушы сорауларга без, Чепья урта мәктәбен 1987 елда тәмамлаган укучылар җавапларны очрашуда таптык.

Мәктәбебезнең матур традициясе бар- башкалардан шактый алда ук классташлар очрашуын үткәрә башладылар. Быел бу очрашуда безнең чыгарылыш та 30 еллыгын билгеләп үтәргә чакырылды. Очрашуны һәркемнең күңеленә үтеп керерлек итеп педагог-организатор Чупанова И.Г. алып барды.

Сабый вакыттан ук безне яхшыны яманнан аерырга, каләм тотарга, белемле булырга өндәгән беренче укытучыбыз Чакмина Е.В. га карата безнең йөрәкләрдә бары җылы хисләр генә саклана. Озайтылган көн группасы укытучысы Туктарова З.Ф. дәрестә аңламаган мисалларны чиштереп, өй эшләрен эшләтеп, уйнарга да вакыт калдырып мәктәптән озата иде. Аннан соңгы класс җитәкчебез Гыйлманова Д.Г. безне "кулда тота" белде. Мәктәптәге ярышларда да сынатмаска, классны да якларга, "зураерга" да без аның ярдәме белән өйрәндек. Игрек белән иксны безгә Трофимова Р.Х. кашык-чәнечке санатып өйрәтте. Мәктәпнең көчле математикларының берсе булган Роза Харисовнадан без бик күп нәрсә өйрәндек. Андреева Т.Г. кызларны тормыш дәресләренә-тегү, пешерү серләренә өйрәтте, без хәтта тегү машинасын да сүтеп җыя белә идек. Яраткан дәресләребезнең берсе физкультура булды. Ату буенча бик куп республика призерлары үстергән Сидоров Г.А. ның дәресләрен көтеп ала идек. Хәер, безнең чорда укытучылар да укучылар да бер-берсе өчен, мәктәп өчен бик күпкә әзерләр иде. Без нәкъ шул чорда мәктәптә укуыбыз белән горурланабыз, тормышта һәркайсыбызның үз юлы, үз гаиләсе бар. Безне очраштырып истәлек-хатирәләргә уратып, бер хәсрәтсез чакларны сагындырып, балачакларга кайтарган мәктәбебезгә карата йөрәкләребездә гомер буе җылы хисләр генә сакланыр. Укытучыларыбыз, аларның хезмәтләре алдында без баш иябез.

Чепья урта мәктәбенең 1987 елгы чыгарылыш класс укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250