Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кайла логика? Балтач укытучылары белә (+фото)

Интеллектуаль һәм иҗади уеннар безнең илдә ялны оештыруның иң яраткан формаларының берсе булып тора. Телевидение ярдәмендә төрле яшьтәге миллионлаган җанатарның күңелен яулап алгач, бу уеннар эш тәҗрибәсендә, мәктәптә, китапханәдә, мәдәният учреждениеләрендә, яшьләр белән эшләү клубларында киң кулланылалар.

7нче октяберьдә Балтач мәдәният үзәгендә "Хыял" яшьләр үзәге укытучылар көненә багышланган "Кайда логика ?" дип аталган интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрде. Бу чарада Балтач урта мәктәбеннән һәм Балтач гимназиясеннән килгән укытучылар катнашты. Уен 5 раундтан торды: Уртак әйберне табарга, Картинада нәрсә җитми? Икесе бер,  Киноребуслар, Барсын кушкач формуласы. Барлык раундлар нәтиҗәләре буенча беренчелекне Балтач гимназиясе командасы яулады, мәктәп укытучылары азга гына калышып икенче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев