Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кайнар ризык – энергия чыганагы. Килешәсезме? (+фото)

Баланың дөрес туклануы - сәламәт булуының мөһим шарты. Укучының хезмәткә сәләте, кәефе һәм сәламәтлеге, һичшиксез, аның ничек ашавына бәйле. 

Укучының яхшы белем алып, яңа үрләр яуларга энергиясе, көч-куәте булсын өчен гимназия ашханәсендә балаларның туклануы балансланган, туклыклы, витаминнарга бай итеп оештырылган. 
Соңгы елларда Карадуган гимназиясендә, санитар нормалар буенча бала көнгә ике тапкыр кайнар ризык ашарга тиеш булу сәбәпле, балаларны көн дәвамында ике тапкыр – иртән һәм көндез ашату гамәлгә керде. Гимназиянең 100 % укучысы да кайнар аш белән тәэмин ителгән. 
Хәзер гимназия укучылары кайнар аш белән 2 атналык бердәй меню нигезендә туклана. Ризык ике атналык цикл белән төрләндерелә. Меню СанПиН таләпләре буенча исәпләнгән. 
Башлангыч сыйныф укучылары дәүләт тарафыннан 51 сум 85 тиенлек көндезге аш белән тәэмин ителгән. Бу ашау РФ Президенты указы нигезендә бушлай ашатыла. Гимназиядә балалар иртәнге һәм төшке аш ашый. Ата-аналардан иртәнге аш өчен көненә 16 сум җыела. 
5-11 сыйныф укучылары да шулай ук ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Ата – аналар көненә 30 сум түлиләр һәм өстәп һәр укучыны ашатуга республика бюджетыннан 7 сум 70 тиеннән исәпләп дотация бирелә. 
Гимназиядә күп балалы (өч баладан артык), аз керемле, тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүчеләр (ике яки аннан күбрәк бала булса), ятимнәр, коррекцион классларда укучы балалар өчен түләүсез ашау каралган. Гимназиядә барлыгы 31 укучы түләүсез туклана. 
Туклану 3 озын тәнәфес аралыгында оештырылган. Башлангычлар белән зур класс укучылары туклану вакытында очрашмый, бәйләнешкә кермиләр. Ашауны гимназия буенча дежур торган класс укучылары әзерли. Сыйныф җитәкчеләре һәр укучының туклануын күзәтә. 
Гимназия ашханәсендә 2 повар, 2 ашханә хезмәткәре эшли. Ашау залы 120 укучыга исәпләнгән. Ашханә СанПиН таләпләре нигезендә җиһазландырылган һәм эшчәнлек тә шуның буенча алып барыла. 
Ашханәдә дөрес туклану буенча мәгълүмат эленгән, көнлек меню яктыртылып барыла. Бракераж комиссиясе һәм туклану Советы даими ашханә эшчәнлеген күзәтә, дип хәбәр итәләр Карадуган гимназиясеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев