Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кайсы очракта баланы мәктәпкә һәм бакчага җибәрергә ярамавын әйттеләр

Табиб чакырту өчен авыруның өч симптомы да җитә.

Бала башкаларга чир йоктырмасын өчен, аның кәефенә аерым игътибар бирергә кирәк. Тамагы авырта башлаган, томау төшкән һәм температурасы күтәрелгән балалар мәктәпкә һәм балалар бакчасына бармаска тиеш. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Катараль күренешләр (томау төшү, тамак төбе кымырҗу һәм авырту, температура күтәрелү) күзәтелсә, баланы мәктәпкә җибәрергә ярамый. Бала чынлыкта кече яшьтән үк авыру симптомнарын төгәл дифференциацияләргә сәләтле. Әлбәттә, мәктәпкә барудан баш тартырга омтылып, авыруга сабышмаса», - дип искәртте спикер.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, югарыда санап үтелгән симптомнар баланы өйдә калдыру һәм табиб чакырту өчен җитә. Жаворонков сүзләренчә, бу мәсьәләдә өлкәннәргә шәхси якын килү каралган.

«Татар-информ» агентлыгы кичә Татарстанда респиратор-вирус авыруы симптомнары күзәтелгән 111 укучының дәресләрдән азат ителүе хакында язып чыккан иде инде. 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев