Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Казан әйдаманнары белән ял итүе тагын да күңеллерәк, ди яшь балтачлылар (фото)

Район балаларының бер өлеше җәйге ялларын "Романтик" лагеренда уздыра. Шул хакта кызыксынып, Зур Лызи авылы ягында урнашкан әлеге лагерьга юл алдым.

Мин "Романтик" лагеренда беренче тапкыр булуым. Лагерь тормышын үз иткән балардан ак көнләшү белән көнләшеп тә куйдым. Бер мизгелгә генә булса да, минем дә алар арасында буласым килде. Биредәге һәрнәрсә минем өчен яңалык иде. Лагерьның җанлы тормышы белән танышу, әйдаманнар һәм балалар фикере белән уртаклашу өчен мин тезелеп киткән "домик"лар янына үттем. Биредә 5 төркемдә икенче смена балалары ял итә икән. Балаларның төшке ял вакытлары тәмамланып, аланлыкка җыелган вакытларына юлыктым. Ара-тирә таныш йөзләр дә очрап куя, нәрсә дисәң дә, бистәдән килгән балалар күбрәк икән шул.
Лагерь директоры озак еллар мәгариф системасында эшләп, зур тәҗрибә туплаган Нурзада Сәмигуллин лагерь тормышын истә калырлык итеп үткәрү өчен бар тырышлыгын куя. Бердәм коллектив туплау, эшне оештыру, әйдаманнар белән килешенеп эшләү аның төп хезмәт вазыйфасы булып тора. Нурзада Гәрәевичка мөрәҗәгать иткәч, ул сүзен быелгы истәлекле вакыйгалардан башлады:
- Күптән түгел бездә республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова булып китте. Лагерьны ошатуын һәм кайбер хәл итәсе мәсьәләрнең уңай якка чишелешен ышандырды. Лагерьларда иң мөһиме балаларның иминлеген тәэмин итү. Район эчке эшләр идарәсе, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән дә элемтәдә торабыз. Шулай ук район яшьләр эшләре һәм спорт, мәдәният бүлекләре, кино күрсәтү оешмасы хезмәткәрләре дә бездә булып, балаларның ялын күңелле һәм мәгънәле итүдә өлеш кертәләр. Күренекле шәхесләр дә булып тора бездә.
"Мунча ташы" театры артисты Гамил Әсхадулланың балалары Айтуган белән Айгизә дә биредә ял итәләр. Гамил әфәнденең балаларының хәлен белергә килгән вакыты Норма урта мәктәбе укытучысы Раушания Хафизова җитәкчелегендәге курчак театры спектакль белән килгән көнгә туры килде. Яшь артистлар популяр шәхес белән якыннан танышуларына бер горурлансалар, Гамил Әсхадулла: "Вәт, чын коллегалар бит болар!" дип, балаларның чыгышына югары бәя бирде. Менә шундый истәлекле вакыйгалар еш була бездә. Шуңа да бер килгәннәр бирегә ел да кабат-кабат, сагынып ял итәргә киләләр.
Менә бу сменада Мәскәү, Казан, Түбән Кама калаларыннан кунакка кайткан балалар да бар. Хәтта, "Анапа", "Артек" кебек дәрәҗәле яки башка лагерьларда булып кайткан балаларның "Безнең "Романтик"та күңеллерәк, үзебездә рәхәт!" дигән сүзләре безнең өчен югары бәя түгелмени?! Әти-әниләр тарафыннан да күбрәк мактау сүзләре килеп ирешә тора.
Балаларын беренче тапкыр китерүче кайбер әти-әниләр заявканы башта бер атнага гына алганнар иде, аннары озайттылар. Балаларының хәлләрен белергә килгәндә пакет-пакет тәм-том ташыган әти-әниләр дә биредә тәмле һәм яхшы ашатуларын, андый тәм-томнарның көн дә бирелеп баруларын белгәч, өстәмә күчтәнәч алып килүләрне кирәксенми башладылар. Безнең пешекчеләребез бик тәмле әзерли. Алар балалар тукландыруда озак еллар эшләгән, тәҗрибәле аш-су осталары - Флүсә Котдүсова, Әнисә Гарифуллина һәм Раушания Әхмадуллина. Медицина ярдәме кирәк була калса да, борчылырга сәбәп юк, ел да үз эшен төгәл белгәннәр килә. Без нинди генә очракта да район мәгариф идарәсе җитәкчесе белән килешенеп, андагы белгечләр белән уртак тел табып эшлибез, - дип ассызыклады лагерь директоры Нурзада Гәрәевич.

Лагерьда балаларның ялы өчен барлык шартлар да тудырылган. Тик эссе көннәрдә су коену мәсьәләсе генә күтәрелә икән. Чөнки 4-5 еллар элек чамасы лагерь территориясендәге күл кипкән, суы азайган. Шунлыктан балалар "Бик кызу көннәрдә душ кереп, хәл алабыз", диләр.
Быел лагерь тормышында яңалык та бар икән. Икенче сменада ял итүче балаларның әйдаманнары башкаланың төрле вузларында белем алучы 13 студент. Алар "Шаяннар, тапкырлар клубы" членнары. Баш әйдаман - Марат Сәйдәшев шул клубның җитәкчесе. Ул үзе Чаллы егете. Саф татарча сөйләшүе, балалар тормышының үзенчәлекләрен һәм яшь үзенчәлекләренең психологиясен аңлавы белән әңгәмә барышында миндә соклану хисләре уятты. Лагерь директоры Нурзада Сәмигуллин да аларның эшчәнлегеннән бик канәгать булуын белдерде: "Чын милләтпәрвар яшьләр алар. Араларында ураза тотучылар да бар. Моңа ничек сокланмый калып булсын, аларга карата хөрмәт хисләребез арта", дип билгеләп үтте.
Башкала әйдаманнары әзер һәм расланган программалары белән кайтканнар. Шунысы үзенчәлекле, корпусларда, әгәр балаларча әйтсәк, "домик"ларда кызлар һәм ир балалар аерым яши.
- Монда 7 яшьтән алып, 15 яшькәчә булган балалар бергә туплана, болай эшләү уен ярышларда катнашканда гаделлек һәм кечкенәләрне хөрмәт итәргә өйрәнү өчен бер зур чара. Һәр көнебез бер темага корылган. Мастер-класслар үткәрәбез, спорт уеннары, төрле бәйгеләр оештырыла, көн дәверендәге эш-гамәлләргә "шәмчек" янәшәсенә җыелып нәтиҗәләр ясыйбыз, шунда фикер-тәкъдимнәр, яңа идеяләр туа, фотоотчет өлешендә истәлекле мизгелләр белән уртаклашабыз, - дип үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырды баш әйдаман Марат.
Әйдаманнар өченче сменага да кала торганнардыр дигән идем, Актаныш якларына чакырылган булып чыктылар. Алга таба да лагерьда алар үрнәгендә эшләүче сәләтле, балаларны яратучы яшьләр булыр дигән өметтә калабыз. Балачак бит ул кабатланмас бер чор, аның һәр көне бер бәйрәм булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250