Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Казанбаш мәктәбе директорына 70 мең сум штраф салынган

Арча районында балаларның күпләп агулану факты буенча суд хөкем чыгарган.

(Казан, 31 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Арча районы Казанбаш авылы мәктәбе директорына штраф салынган. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев шул хакта хәбәр итә.

  • 2018 елның 11 февралендә Арча районы Казанбаш авылы мәктәбендә күпләп агулану очрагы була. 44 укучы һәм ике олы кеше көчле агулану билгеләре белән йогышлы авырулар хастаханәсенә эләгә. 13 февральдә 40 яшьлек мәктәп директоры Айдар Сафиуллин тоткарлана һәм вазифасыннан алына.

Арча районы прокуратурасы элеккеге директорга карата дәүләт гаепләвен хуплаган. РФ Җинаять кодексының 293 маддәсенең 1 нче часте (“ваемсызлык”) маддәсе буенча суд Сафиуллинга 70 мең сум күләмендә штраф сала. 51 яшьлек пешекчегә 20 мең сум штраф билгеләнә. Ул “санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозып, саксызлык аркасында кешеләрнең күпләп авыруына китерү” маддәсе буенча гаепле дип табылган.

Тикшерү барышында, бу хәлнең мәктәп директоры үз вазифаларын тиешенчә үтәмәве аркасында килеп чыкканлыгы дәлилләнгән. Мәктәп ашханәсе пешекчесендә эчәк инфекциясе билгеләре булганын белә торып, ул медицина тикшерүе узарга табибка баруын таләп итмәгән, эшләвен дәвам иттерүгә юл куйган.

Сафиуллин үз гаебен тулысынча таныган. Суд тикшерүеннән башка гына хөкем чыгару турында үтенеч белән чыккан булган. Арча районы суды аңа дәүләт кеременә 70 мең сумлык штраф түләү җәзасын билгеләгән.

Суд карарлары һәм суд утырышы беркетмәләре җентекләп өйрәнелгәч кенә, хөкемгә апелляцион шикаять бирү мәсьәләсе хәл ителәчәк.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/31/168820/

(Казан, 31 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Арча районы Казанбаш авылы мәктәбе директорына штраф салынган. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев шул хакта хәбәр итә.

    2018 елның 11 февралендә Арча районы Казанбаш авылы мәктәбендә күпләп агулану очрагы була. 44 укучы һәм ике олы кеше көчле агулану билгеләре белән йогышлы авырулар хастаханәсенә эләгә. 13 февральдә 40 яшьлек мәктәп директоры Айдар Сафиуллин тоткарлана һәм вазифасыннан алына.

Арча районы прокуратурасы элеккеге директорга карата дәүләт гаепләвен хуплаган. РФ Җинаять кодексының 293 маддәсенең 1 нче часте (“ваемсызлык”) маддәсе буенча суд Сафиуллинга 70 мең сум күләмендә штраф сала. 51 яшьлек пешекчегә 20 мең сум штраф билгеләнә. Ул “санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозып, саксызлык аркасында кешеләрнең күпләп авыруына китерү” маддәсе буенча гаепле дип табылган.

Тикшерү барышында, бу хәлнең мәктәп директоры үз вазифаларын тиешенчә үтәмәве аркасында килеп чыкканлыгы дәлилләнгән. Мәктәп ашханәсе пешекчесендә эчәк инфекциясе билгеләре булганын белә торып, ул медицина тикшерүе узарга табибка баруын таләп итмәгән, эшләвен дәвам иттерүгә юл куйган.

Сафиуллин үз гаебен тулысынча таныган. Суд тикшерүеннән башка гына хөкем чыгару турында үтенеч белән чыккан булган. Арча районы суды аңа дәүләт кеременә 70 мең сумлык штраф түләү җәзасын билгеләгән.

Суд карарлары һәм суд утырышы беркетмәләре җентекләп өйрәнелгәч кенә, хөкемгә апелляцион шикаять бирү мәсьәләсе хәл ителәчәк.
 

 

Фото: ТИ архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штрафлар