Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Казанда «Мәгариф» проекты кысаларында инвалид балалар өчен ике мәктәп җиһазландырылды

Белем бирү учреждениеләренә 14 млн. сумнан артык кирәкле җиһазлар сатып алынды.

2021 елда Казанда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 76нчы һәм 11нче номерлы мәктәпләр җиһазландырылды. Әлеге эш «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында алып барылды.

Белем бирү учреждениеләренә 14 млн. сумнан артык кирәкле җиһазлар сатып алынды. Моннан тыш, биредә логопед, психолог һәм дефектолог кабинетлары тулысынча яңартылды. Аларда сенсор бүлмәләре, интерактив логопед өстәлләре, диагностик коррекция-үсеш комплекслары һәм уникаль җиһазлар барлыкка килде.

Хезмәт остаханәләренә станоклар, тегү машиналары, үтүкләү системалары һәм җайлаштырылган савыт-саба сатып алынды.

Өстәмә белем бирү кабинетларына җайлаштырылган музыкаль инструментлар алынды. Барлык кабинетлар да Smart интерактив комплектлары, ноутбуклар һәм төсле күп функцияле җайланмалар белән җиһазландырылды.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан башлап тормышка ашырыла. 

 

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Мәгариф» милли проекты инвалид балалар