Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кече Лызи һәм Чепья мәктәбе укучылары Казанда нишләгән? (+фото)

Казан шәһәрендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстан Республикасы  күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучыларының фестиваль-концерты узды.

Чара «2014-2022 елларга Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.

Фестиваль хореография,вокал, халык иҗаты номинацияләре буенча уздырылды.  Фестивальнең  зона этаплары Казанда, Әлмәттә һәм Чаллыда  февраль аенда үтте. Фестивальгә гаризаларның гомуми саны — 193 , зональ турларда катнашкан укучылар саны — 1120 булган. Шушы катнашучылар арасыннан 14 номер Гала-концертка сайлап алынды. Алар арасында Кече Лызи  мәктәбенең «Тыпыртон» удмурт бию коллективы да бар. Җитәкчесе Петрова  Галина Денисовна. Бу коллектив фестивальнең 3 нче дәрәҗәдәге дипломы белән бүләкләнде. Чепья урта гомуми белем мәктәбе егетләре мари телендә  «Халык иҗаты» номинациясендә катнашып, шулай ук 3 нче дәрәҗәле дипломга ия булдылар. Җитәкчеләре- Иванова Алина Александровна. Җиңүчеләребезне котлыйбыз!

Фидания Сабирова,

мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев