Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кече Лызи мәктәбендә урманчылар классы барлыкка килде (+фото)

Кече Лызи урта мәктәбе базасында «Мәктәп урманчылыгы – өстәмә табигый белем бирү мөмкинлекләре киңлеге» дип аталган семинар узды.

Семинарда "Арча урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең җитәкче-урманчысы Хәйруллин Шамил Мәхмүт улы, "Арча урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Сәлахов Нияз Рәфхәт улы, «Арча урманчылыгы» ның Балтач участок урманчылыгының участок урманчысы Һадиев Фәргать Фатыйх улы, «Арча урман хуҗалыгы»ның Балтач җитештерү участогы начальнигы Хәбибуллин Фәнил Фәнис улы, Лубян урман-техника көллиятенең һөнәри юнәлеш бирү эше буенча җитәкчесе, бүлек мөдире Гаянова Гөлнур Галимҗан кызы катнашты.

Семинар Кече Лызи урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Табигать дуслары» мәктәп урманчылыгы белән таныштырудан башланды. Мәктәп урманчылыгы вәкилләре үз эшләре, төрле экологик акцияләрдә катнашу, чаралар турында сөйләделәр. Кунаклар-экологлар мәктәп урманчылыгының эш күләме белән гаҗәпләнде, аларны башкарган эшләре өчен мактады.

Чараның иганәчеләре - Кашаев Тимур Рөстәм улы һәм Әхмәтов Вильнюс Мирзәхмәт улы мәктәп урманчылыгы вәкилләре өчен 15 кешегә костюмнар бүләк иттеләр. Костюм комплектына күлмәк, галстук, пиждак, баш киеме, штаннар, кызлар өчен юбка керә.
"Арча урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең җитәкче-урманчысы Хәйруллин Шамил Мәхмүт улы үз эше турында сөйләде, мәктәп урманчылыгы вәкилләрен яз көне Арча урманчылыгына һәм мәктәп урманчылыгына багышланган музейга чакырды.

Лубян урман-техник колледжының һөнәри юнәлеш бирү эше буенча җитәкчесе, бүлек мөдире Гаянова Гөлнур Галимҗан кызы көллияткә укырга керү буенча агитация үткәрде. Аның турында видео күрсәтте. Лубян урман-техник колледжын тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларының җитәкче постлар алып торуларын һәм мактаулы исемнәре булуын билгеләп үтте. Барлык брошюралар таратты.

Семинар ахырында Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Зәкиева Алия Юнысовна чыгыш ясады. Ул хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм мәктәп урманчылыгы хәрәкәте юнәлешен үстерү буенча һөнәри юнәлеш бирү эшенең өстенлекләрен билгеләде.


Фото: Римма Бариева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урманчылык