Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күңел канаты – илһам...

Кеше дә кайчандыр очкандыр, җәяү йөрергә калгач, иңдәге канатлары җанына сеңгәндер. Сеңгән дә илһамга әверелеп, шул канатлар күңелне биеккә дәшәдер...

Әйе, аның күңеле Рухи биеклектә... Әхтәмова Римма Рифовна бу дөньяны моң аһәңенә бизәр өчен килгән зат. Һәр бала күңелендә үзенә генә хас булган җыр дәрьясы, бию, актёрлык сәнгатен күрә алган остаз Төмән өлкәсенең Урай шәһәрендә дөньяга аваз сала. Казан шәһәренең педагогика институтын тәмамлап, Балтач ягына бәхет эзләп кайткан Римма күпме талантлы укучылар тәрбияләде. Җыр бит ул – чынбарлык белән күңел дөньясын тоташтыручы сихри басма, күпер... Ә иҗат – мәңгелек көрәш мәйданы. Мәйданда Кариев исемендәге театр артисткасы Якупова Гөлназ, Баталов исемендәге Бөгелмә театры артисткасы Иванова Ольга, “Созвездие – Йолдызлык - 2019” фестивале җиңүчесе – конферанс Гафиуллин Мурат – барысы да Римма Рифовна кабызган янар йолдызлар.

Сәнгать кешене матурлык алдына китереп бастыра: күзен бар икән, күр, җанын бар икән, той. Матурлык бу үр, ерактагы офык чите белән генә чикләнми. Ул чиксез, бертуктамый үзгәреп, яңгырап тора. Шуңа да шагыйрь:

– Үрләре дә зәңгәр дулкын-дулкын,
Ул үрләрнең чиге кайда соң? – дип юкка хозурланып, ләззәтләнеп язмаган. «Ул үрләрнең чиге әнә монда, якында гына» дип әйтелсә, сәнгатьнең кыйммәте югалыр, ул тәмамланмас, кешене уйландырырлык көчкә ия булмас иде. Сәнгатьнең бөеклеге шунда ки, ул һәркайсыбызны үз дулкынына алып, без күрмәгән зәңгәр үрләр артындагы матурлык дөньясына илтә. Римма ханым – матурлык дөньясы илчесе.

Хөрмәтле, кадерле Римма Рифовна! Бу фани дөньяның Сәхнә дип аталган илаһи хисләр мәйданы сезнең җанда гел үзенә тартып, ымсындырып, кызыктырып тора. Димәк, мәдәни буын чылбыры өзелмәс, моңлы ядъкарләребез саекмас, рух чишмәсенең суы бервакытта да кипмәс, чөнки балалар шушы мохитне Сезнең белән бергә тоеп яши.

Римма Рифовна, яңа укучылар, биек үрләр Сезгә! Сәламәтлектә, кызыгыз Кадрия янәшәгездә сөендереп, якты мизгелләр тормыш юлыгызны бизәсен.

Венера Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: теләкләр рәхмәт сүзе Яраткан укытучы