Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күңел тулы хатирәләр

2009 ел. Мәдәният йортында Салавыч урта мәктәбенең 90 еллык бәйрәме бара. Тамаша залы шыгрым тулы. Кунаклар белән таныштыралар: “Төмән шәһәреннән кайткан Бибинур Сабирова”... Бу исемне ишетүгә, тынычлыгым югалды. Әллә?.. Залның алгы рәтләрендә бер ханым торып басты. Әйе, шул, үзе. Бу бит безнең Бибинур апа!

Бәйрәмнең бер мәлендә, минем исемне дә атап, бер төркем укытучыларны сәхнәгә чакырдылар. Һәркайсыбызга тере чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр… Мин залдан Бибинур апаны эзлим. Таптым, янында буш урын да бар икән… Тантананы алып баручылар: “Залда үз урыннарыгызны алыгыз”, – диюгә, мин туп-туры Бибинур апа янына атладым. Чәчәкне аңа суздым. “Рамазан мин, сезнен укучыгыз”, – дидем.

Кичә тәмамланганчы мин инде балачак хатирәләреннән арына алмадым. 1963 елда без – 27 “кошчык”, беренче укытучыбыз Садисә апа канаты астыннан чыгып, югары сыйныфка күчтек. Ишегенә “V класс” тамгасы куелган бүлмәгә җыйналдык. Ишәйгәнбез, арабызда таныш булмаган малайлар, кызлар да бар. Алары башка авыллар булып чыкты. Коридорда кыңгырау чылтырады. Бүлмәгә кап-кара чәчле, чандыр гына төз гәүдәле чибәр генә кыз, аның артыннан директорыбыз Нәкыйп абый керделәр. Парта капкачларын шалтыратмаска тырышып, аягурә басып каршы алабыз үзләрен. Исәнләшәбез. Сүзне күңелле генә елмаеп, директор абый башлады: “Утырыгыз, менә сезнең яңа, икенче “әниегез” – сыйныф җитәкчегез Бибинур апагыз булыр, фамилиясе Тимерҗанова”...

...Бәйрәм тәмамлангач, укытучы апабыз белән иркенләп сөйләштек, аның турында бик күп мәгълүмат белдем. Аннан соң да элемтәләр югалмады. Баксаң, Бибинур апабыз Төмән төбәгендә бик күп еллар балаларга белем бирә. Татар җәмәгатьчелегенә ул журналист буларак та билгеле. Шул төбәктә милләттәшләребез яратып укый торган “Ак калфак” журналының, соңрак “Хикмәт”´ исемле мөселман газетасы мөхәррире булып билгеләнә. “Ак калфак”´ электрон журналына нигез сала. 1998 елда Татарстан Журналистлар берлегенә әгъза булып кабул ителгән һәм күп еллар “Татар-информ” агентлыгының Төмән өлкәсе буенча үз хәбәрчесе булып эшләгән, татар иҗтимагый үзәгенең иң актив җәмәгать эшлеклесе дә булган икән.1994 елда Төмән бүлекчәсе тармагы булып оешкан Төмән өлкәсе татар-хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасы да Бибинур апаның “баласы” булып чыкты. 2005 елда “Сөембикә” журналы редакциясе Бибинур апаны “Ак калфак” Бөтентатар хатын-кызлар иҗтимагый хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше өчен абруйлы “Сөембикә” беләзеге белән бүләкләгән. 2008 елда Бибинур апаның “Себер ханбикәсе Сүзге” дигән китабы дөнья күрә, анда Петр Ершовның Себер тарихында теркәлеп калган гүзәл шәхес, Күчем ханның сөекле хатыны Сүзгегә багышланган “Сүзге” поэмасы урыс телендә һәм Бибинур апа тәрҗемәсендә татар телендә бирелә. 

...Безгә менә шундый белемле дә, актив та, милли җанлы да булган укытучылар белем биргән икән дип горурланам да, сөенәм дә мин.

Рамазан Фәрзиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев