Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күңел тулы хатирәләр – 2

Кеше тормышы, аның балачагы, мәктәп еллары гомеренең ахыргы көннәренә кадәр онытылмый. Менгән үрләреңнән кире кайта-кайта, тормыш сукмагыңның башын эзләп табарга тырышасың икән.

1959 елның 1 сентябрендә Салавыч җидееллык мәктәбенең беренче сыйныфына укырга кердек. Кечкенә булмаган авылыбызның төрле почмакларыннан җыйналган 27 бала... Күпләребезнең бер-беребезне беренче тапкыр күрүебез.

Мәктәптә безгә беренче хәрефләрне танытачак, безне дуслаштырачак, олы тормыш юлына аяк басарга өйрәтәчәк укытучыбыз Садисә апа Фатыйхова каршы алды. 1963 елда исә үзенең җылы канатлары астыннан чыгарып, безгә хәер-фатиха биреп, өлкән сыйныфлар ягына – бишенчегә озатты Һәм без Яңа Салавыч, Биктәш, Сәрдегән авылларыннан килеп кушылган яңа балалар хисабына тулыландык. 1967 елда без сигезьеллыкны тәмамладык. Бик күпләр Балтач урта мәктәбенә укырга китте, кемнәрдер һөнәр мәктәпләренә юл алды. Ә без, берничә генә кеше, колхозда эшли башлап, укуыбызны авылыбыздагы кичке урта мәктәптә дәвам иттек. Аннан соң егетләр бик күбебез Ватан алдындагы бурычыбызны – армия хезмәтен үтеп кайттык. Барчабыз да халык хуҗалыгына файдалы һөнәрләр үзләштереп, төрле сфераларда хезмәт куйдык. Шунысы күңелле: сабакташларымның барысы да үз вакытында “башлы-күзле” булдылар. Күпләребезнең инде әби, бабай дип йөрүче генә түгел, инде башлы-күзле булырдай оныкларыбыз бар.

Шөкер, тормыш этапларында сынатмыйча, Ходай биргән гомеребезнең хәйран зур өлешен үттек. Һәркайсы турында горурланып сөйләрлек сабакташларым белән җиденче дистәбезне түгәрәкләп киләбез. Быел сабакташларым белән икеләтә-өчләтә юбилей елларыбыз. Бердән, безнең канатларыбызны ныгыткан мәктәбебезнең бер гасырлык юбилее, икенчедән, шул белем йортына аяк басуыбызга 60 ел, ә урта мәктәпне тәмамлавыбызга нәкъ 50 ел тулды. Шунысы кызганыч, сабакташларыбыз Наил Корбангалиев, Наил Нәҗипов, Фарук Зыятдинов, Гаяз Фәхертдинов, Фәргать Йосыпов, Тәлгать Вәлиуллин һәм Рафис Сабировлар инде күптән арабызда юк. Авыр туфраклары җиңел булсын.

Ә балачак, мәктәп еллары, безне кеше иткән, гомеребез буе безне озатып барачак белем һәм тәрбия биргән, исемнәрен әткәм-әнкәм белән янәшә йөртердәй барлык укытучыларымны да әлегәчә олы рәхмәт хисләре белән күңел түремдә йөртәм. Инде күптән арабыздан киткән мәктәп директорларыбыз Хәлил абый Фазлыев һәм Нәкыйп абый Шәфигуллинны, беренче сыйныф җитәкчебез Садисә апа Фатыйхованы, укытучыларыбыз Әминә апа Фазылҗанова, Фәйзрахман абый Фазлыев, Cәет абый Әхмәтов, Сания апа Мозаффарова, Рәсүлә апа Хәсәнова, Фирая апа Низамиева, Равил абый Ибраһимовларны һәм башкаларны олы хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән бик еш искә алабыз.

Шунысы куанычлы, мөгаллимнәребез: безнең чор балаларының гына түгел, барлык авылдашларыбызның хөрмәтен казанган универсаль укытучы, безгә физика, рәсем, сызым, музыка һәм башка фәннәрне (авылыбызга беренче баян чыңы алып килгән талантлы кеше, оста рәссам) Габделхак абый Исхаков һәм аның хәләл җефете, гаять көчле математика укытучыбыз, безне шәхес итеп формалаштыруга, олы тормыш юлына әзерләүгә бөтен энергиясен биргән сыйныф җитәкчебез Суфия апа, хезмәткә, табигатькә җылы караш тәрбияләгән Хәбибрахман абый Борһанов, химия фәненә мәхәббәт уяткан Рауза Зиннәтуллина, рус теле укытучылары Бибинур Сабирова, Мәрвәридә Хөрмәтуллина, өлкән пионервожатыйларыбыз Хәмдия Ханнанова, Җәмилә Сибгатуллина һәм башкалар, шөкер, әле дә арабызда безгә маяк булып яшиләр. Бу матур исемлеккә әлбәттә, бергә эшләгән, әле дә даими рәвештә үзләре белән аралашып яшәгән калган хезмәттәшләремне дә (унҗиде ел үзем укыган мәктәбемдә эшләргә дә насыйп булды) кертеп булыр иде. Кызганычка, яшьләй арабыздан киткән Рәмзия Сәмигуллина, Рашит Закиров, Сания Латыйпова, Роза Тимербаева, Илсур Йосыпов, Ринат Борһанов, Хәлил Гарифҗанов, Наил Абдуллиннарга исә язмам дога булып ирешсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев