Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме

Чапшар башлангыч мәктәбендә дә бик күңелле генә “Әлифба бәйрәме” узды.

“Балачак иленең кабатланмас бәйрәмнәреннән берсе нинди бәйрәм?” - дип сорасалар, бер дә икеләнмичә “Әлифба бәйрәме” дияр идем мин. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба китабын алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана бит.

Безнең Чапшар башлангыч мәктәбендә дә бик күңелле генә “Әлифба бәйрәме” узды. Шундый матур бәйрәм бүләк итте беренчеләр килгән кунакларга. Үзләренең җыр-биюгә, нәфис сүзгә сәләтле булуыннан тыш, татар, рус телләрендә иркен аралашуларын да күрсәттеләр алар. Әлифба белән беррәттән укучылар укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.

Урманда үскән тылсымлы “Әлифба агачы” да, Әлифба патшабикә дә, жонглер-клоуннар да бәйрәмнең бизәге булдылар. Аларның һәр фәннән сынаулары да , әкият геройларын искә төшерүләр дисеңме... барысы да укучы күңелендә укуга кызыксыну гына уятты.

“Мин бәйрәм булыр дип күз алдыма да китермәдем. Сыйныф бүлмәсендә кара –каршы утырып, җыелыш кебек сөйләшү булыр дип килгән идем мәктәпкә. Сез искиткеч бәйрәм әзерләгәнсез. Бер укучы белән дә шулкадәр эш башкарып була икән, - дип соклану аша зур рәхмәтләрен җиткерде Рүзәлнең әнисе Эльмира Фаязовна. “Кыска гына вакыт эчендә улыбызның характер үзенчәлекләрен аңлап, төрле яктан сәләтләрен ачкан, аналарча кайгырткан укытучыбыз Гөлфинә апа Габделфәртовнага чын йөрәктән рәхмәтебезне белдерәбез, - дип изге теләкләрен җиткерде.

Дөрестән дә, бик эчтәлекле һәм истәлекле булды бу кичә. Шуның өстенә авылыбызда ачылган яңа мәктәп тарихына алтын хәрефләр белән язылып куелды Әлифба бәйрәме. Чөнки Рүзәлебез – мәктәбебезнең тәүге укучысы. Ул мәктәпне, спортны бик ярата, бакча балалары белән аралаша, конкурсларда катнаша.

Алдагы көннәрдә мин аңа шундый зиһенле һәм тырыш, сау-сәламәт булуын, мәктәп- бакчабызның озак еллар гөрләп эшләп торуын теләп калам!

 

Гөлфинә Әсадуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чапшар