Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күңелләрдә Җәлил рухы... (+фоторепортаж)

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы, патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты – Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан, 20 нче февраль көнне Балтач муниципаль районы Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә республикакүләм фәнни гамәли конференция үтте.

2011 нче елда башланган бу чара Муса Жәлилнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау,укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләрен формалаштыру, халкыбызның батыр уллары турында сөйләп, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, буыннар бәйләнешен тәэмин итү, фәнни эзләнүләрендә иҗадилыкка омтылышларын булдыру, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру максатыннан быел бишенче тапкыр узды.

Конференция эшендә Балтач, Арча, Актаныш, Әтнә, Лаеш, Саба, Биектау, Кукмара районы мәгариф оешмаларыннан 8-11 сыйныф укучылары катнашты. Укучыларның эшләре Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты, Казан дәүләт университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан бәяләнде.

Укучылар дүрт секциядә чыгыш ясады. Җиңүчеләр Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнделәр, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

“Авылым Бөек Ватан сугышы елларында” секциясендә Сосна мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Азалия Хәйруллина, Кенә мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Рифкать Галимов – призер, Смәел мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Айсылу Галиева лауреат.

“Күңел җылым – хатларда” секциясендә исә Сосна мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Исламия Шамилова җиңүче булып танылды.Балтач гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Динә Вәлиева, Шубан мәктәбеннән Әдилә Шәрипова, Балтач урта мәктәбеннән Айзилә Шакирҗанова призер булды.

“Муса Җәлил әсәрләренең тел һәм стиль үзенчәлекләре” секциясендә Түнтәр мәктәбеннән Ләлә Кәримова, Карадуган гимназиясе укучысы Алия Лотфуллина призер исеменә лаек булды.

“Җәлил премиясе лауреатлары турында эзләнү эшләре” секциясендә Карадуган гимназиясе укучысы Зөһрә Камалиева җиңүче булып танылды. Салавыч лицееннан Алия Абдуллина, Сосна мәктәбеннән Диләрә Хафизова – призер, Карадуган гимназиясе укучысы Гүзәл Хөсәенова лауреат исеме алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев