Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күңелләрдә мәңге кал син, соңгы кыңгырау чыңы...

Язлар җитсә, бар дөнья ак чәчкәгә күмелә, яшеллек биләп ала җир йөзен. Матур да соң ямьле май айлары! Йомшак мамыктай искән җылы җиле генә ни тора...

Зәңгәр күкне биләп алган каурый болытлар, назлы кояшның иркәсе барыбызга да тансык. Вакыт дигәннәре бигрәк тиз уза икән. Әле кайчан гына без, мәктәп укучылары, җәйге ялдан, чәчкә букетлары тотып, барыбызны берләштергән, тәртипкә, аң-белемгә өйрәткән, дуслар табырга булышкан мәктәбебезгә ашыга идек.

Хәтерлимен, иртәгә 1 нче сентябрь дигән көннең кичен. Урамда, өйдә ниндидер бәйрәм рухы сизелә иде, чөнки иртәгә, чыннан да, зур вакыйга. Янәдән укытучыларыбызны, дус-ишләребезне күрәбез, җәйге ялның кызыклы хатирәләре белән бүлешәбез, кыскасы, озын тәнәфестән соң очрашуга әзерләнәбез. Шушы мизгелләрне үткәннәрдә калдырып, сиздермичә май ае да килеп җиткән. Ә бу ай инде укучылар өчен тагы бер аерым бәйрәм. Бар да көнләп, сәгатьләп вакыт саныйлар, чөнки тиздән тагын җәйге каникуллар җитәчәк, туйганчы су коену, салкын туңдырма...

Әйе, минем өчен дә май ае нәкъ шундый бәхетле ай иде. Тик быелгы май ае ике төрле хис-кичерешләр кичерергә мәҗбүр итә мине. Миңа калса, бу кичерешләр җаваплы елым булгангадыр, мөгаен. Бер яктан карасаң, бар да яхшы. Тиздән укулар бетә. Барыбыз да сагынып, зарыгып көткән җәй айлары килеп җитәр. Ләкин икенче ягы күңелемдә таныш булмаган шомлы хисләр уята һәм бу мине борчылырга мәҗбүр итә. Май ае бит ул, укучы өчен кылган гамәлләреңне, эшләгән эшләреңне йомгаклау өчен бирелгән вакыт кебек. Менә инде тиздән имтиханнар тапшырыр вакыт җитәр, ә аннан олы тормышка керүгә беренче адымнар...

Шушы ике капма-каршы якның бер уртак мизгеле ул – «Соңгы кыңгырау» бәйрәме. Нәкъ менә шушы бәйрәм, югары сыйныф укучыларын, унберенчеләрне, мәктәп бусагасыннан олы тормыш юлына чыгарып җибәрә. Нәкъ менә шушы көнне бар укучыларның, аларга белем биргән мөгаллимнәребез, укытучыларыбыз йөзендә шат елмаю бөркелә.

Ә унберенчеләр үзләре башкалардан ничектер аерылып торалар. Дөрес, алар башкалардан аермалы буларак яшькә дә олырак, бәйрәме дә аларга багышлану сәбәпле, кызларның өсләрендә ак алъяпкыч, толымнарында берсеннән берсе матур ап-ак бантлар, егетләр исә, чын баһадирлардай яшерен генә елмаеп бәйрәм сәгатьләрен көтәләр. Тик мин башка аермалы як турында әйтергә теләр идем. Ул да булса, чыгарылыш укучыларның күзләрендә урын алган сагыш хисе.

Әйе, күпме хатирәләргә бай урын бит ул мәктәп. Мәктәп - икенче йорт тошенчәсе дә менә шушы вакытта тулысынча аңлашыладыр, миңа калса. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән , тәүге тапкыр укытучың тактага чакырган, тәүге билгеләр алган көннәрне һәм башка бик күп сүзләр белән генә җиткереп булмаслык вакыйгаларны үз эченә сыендырган якты хазинә бит ул - мәктәп. Инде менә унберенче сыйныф үзе әзерләгән бәйрәм тамашасы да тәмам. Бар да дулкынланып көткән традицион соңгы кыңгырау чыңын гына яңгыратасы калды. Менә, беренче сыйныфтан кошчыктай гына көмеш кыңгырау күтәргән бер кызчыкны, югары сыйныф егете җилкәсенә куеп, бәйрәмгә җыелган кунаклар тирәли йөртә. Унберенчеләрнең йөзендә исә яшь аралаш бәхет чаткылары сирпелә, йөрәк, читлектә яткан кош иреккә омтылган төсле, дөп-дөп тибә. Ә уйларында бары бер теләк: "Күңелләрдә мәңге кал син, соңгы кыңгырау чыңы һәм бул һәрвакыт терәк!"


Лапшина Алия,
«Салавыч күппрофильле лицее»ның 11 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соңгы кыңгырау