Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кем-кемгә ышанмый

Май аеныӊ соӊгы атнасы (26-нчы май) Бердәм Дәүләт имтиханнары белән башланып китәчәк.

Ул көнне география һәм рус әдәбияте фәннәре беренче сынаулар итеп куелган. Балтач районнында Балтач урта мәктәбе бинасы БДИ имтиханнарын алу үзәген булып торачак. Ничә ел рәттән күп кенә укучылар һәм ата-аналарныӊ тынычлыгын алган бу имтиханнарныӊ эчтәлеге һәм бирү тәртибе дә үзгәреп тора. Тик үзгәреш һаман да кырыслану ягына.
Балтач урта мәктәбендә 22 уку бүлмәсе барлык тәлапләргә туры китереп җиһазландырылган, һәр булмәдә видеокамера урнаштырылган. Он-лайн режимында камералар аша укучыларныӊ хәрбер хәрәкәтен, дулкынланып сулаганнарын да күзәтергә була. Моныӊ белән без олылар, үз-үзебезгә ышанмыйбызмы, әллә инде балаларга ышанмыйча, аларны киләчәктә «тоталь камералар күзәтүе дөньясына» әзерли башлыйбызмы…
Фото: http://sch1014.mskzapad.ru/about/news/events/2097/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250