Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кенә балалары әтиләрен сөендерде

Кенә балалар бакчасында 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, бик матур чара үтте.

Тәрбияче Гөлназия Камалетдинова 23 февральгә багышлап, бик матур кичә әзерләгән иде. Балалар шигырьләр сөйләп, биеп, җырлар башкарып кына калмадылар, әтиләре белән бергәләп төрле уеннарда да катнаштылар. Соңыннан әтиләренә нәни куллары белән ясаган бүләкләр тапшырдылар.

- Бик матур, мәгънәле чара булды. Бала һәм ата арасындагы мәхәббәт хисенең никадәр көчле икәнен күреп бик сөендек. Мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәк икән, - ди тәрбияче Гөлназия Камалетдинова.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X