Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кенә мәктәбендә “Җиңү Йолдызлары” акциясе старт алды.

Безнең мәктәптә "Җиңү Йолдызлары" акциясе старт алды. Акциянең максаты:сугышта һәлак булганнар һәм Җиңү яулап кайткан ветераннарның нигезләренә кызыл йолдызлар беркетү.

Без аларны һәрвакыт истә тотарга, хөрмәт итәргә, кайсы нигездән сугышка киткәннәрен белергә тиеш. Ветераннар эшләгән каһарманлык бәрабәренә күгебез аяз, бәхетле, мул тормышта яшибез. Бу акция Җиңү өчен гомерләрен биргән, Җиңүгә зур өлеш керткән ветераннарга хөрмәт тәрбияли һәм без алар белән чиксез горурланабыз. Бу чарада район хәрби комиссариатты бүлегеннән:район әфганчылар советы рәисе Хәлил Исеев, Фәрит абый Галимов һәм Лилия Вәлиева, мәчетебез имамы Нәүфәл абый, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Мидхәт абый Закиров катнаштылар.
Чара бик тантаналы рәвештә үтте. Әфган сугышында катнашкан Фәрит абыйның да, Хәлил Исеевның да балаларга әйтелгән сүзләрендә Ватанны саклау һәм ярату, тырышып уку, үз телебезне белү, башка милләтләрне дә хөрмәт итү, үз илебезнең патриотлары булырга кирәклеге әйтелеп үтте. Шулай ук имамның сугышта башларын салган, мәңгелеккә чит җирләрдә ятып калган, хәтта каберләре дә булмаган солдатларыбызга дога укуы күңелебезне йомшартты.
Бу чарада сугыш чоры балалары катнашты, шуларның берсе җирлекнең ветераннар Советы рәисе Закиров Мидхәт абый, 1 нче сыйныф баласының башыннан сыйпап, мин дә шундый гына идем, әти сугышка киткәндә дип әйтүгә, тыела алмыйча сулкылдап елаганына безнең дә күңелләребез тулды.
Бу сбор беткәннән соң балалар 3 группага бүленеп йолдызларны урнаштырырга киттеләр. бабалары сугышта булган яки кайтмаган укучылар "Үлемсез полк" акциясенә әзерләгән фотоларын тотып, үзләренең капка алдында башта алар турында сөйләп уздылар, аннан йолдыз куйдылар. Сугышта үлеп калганнарга кара тасмалы йолдыз, сугыштан кайтканнарга кызыл йолдыз ябыштырылды.
Түбән Кенә, Югары Кенә, Кенәбаш авылларының барысыннан бергә 468 кеше сугышка китә, кайта 191е, ә 189 кеше хәбәрсез югала, ә 88 кеше сугыштан әйләнеп кайткан була. Кызганыч, бүгенге көндә 2 генә сугыш ветераны исән-сау яши: Гөмәрова Тәскирә апа, Гарифуллин Зиннәт абыйлар.
Шунысы бик кызык, тантана вакытында табигать гел үзгәреп торды, йә яңгыр яуды, йә кар. Ә йолдыз куярга чыкканда ялт итеп кояш чыкты, йолдыз куеп бетергәч тагын үзгәрде.Әле без Түбән Кенәнең бер генә урамына куя алдык, 9 майга кадәр барысына да куеп бетерәбез балалар белән, эшлисе эшләр бар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250