Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кенә укучылары сәламәт яшәүне девиз итеп алды

Җир йөзендәге иң-иң матур теләкләрне Сорасалар багышларга кемгә, диеп. Әсир иткән үзенә бик күп йөрәкләрне Укытучыга, дияр идем, башым иеп.

Укытучы...Шушы җиде хәрефтән торган сүз никадәр мәгънәгә ия! Әлеге сүзне әйтүгә, бик зур белемгә ия булган, әни кебек кайгыртучан, төпле киңәшен бирүче,тбалаларның дусты, ярдәмчесе, тагын бик күп матур сыйфатларга ия булган шәхес күз алдына килеп баса.

Минем язмамның герое да алда санап үткән барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган укытучыбыз - балаларыбызның сыйныф җитәкчесе, Б.Рәхимов исемендәге Кенә төп гомуми белем мәктәбендә рус теле укытучысы булып эшләүче Елена Николаевна Плотникова.

Әйе, бәхет елмайды безнең балаларга. Ике сыйныфны берләштергән - 6-7 сыйныф укучыларына яшь, энергиясе ташып торган, балалар өчен җан атып торучы Елена Николаевнаны билгеләделәр. Ягымлы, зәвык белән киенүе белән дә күңелләрне әсир итте укытучыбыз. Кызлар өчен ул чын матурлык алиһасе, ә малайлар аның гадел булуын, төпле киңәшләре белән ярдәм итүче чын педагог булуын өстен күрәләр.

Елена Николавна сыйныфтан тыш төрле чаралар үткәрергә ярата. Балалар белән без - әти-әниләр дә читтә калмыйбыз.Төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Бу бергә-бергә үткәрелгән чаралар балалар, укытучы һәм әти-әниләр арасында тулы бер гармония тудыра.

"Әти-әни, мин - спорт гаиләсе"(Пама, мама, я - спортивная семья"), "Сәламәтлек көне"("День здоровья"), "Катокта очрашыйк"("Встретимся на катке") һ.б.чаралар балаларда сәламәт яшәү рәвешен алып бару юнәлешендә үткәрелә.

Безнең әле тагын бер яраткан шөгылебез бар.Ул - кышкы каникулның бер көнендә таудан чана шуу.Бу күңелле чара инде өченче ел рәттән Югары Кенә авылында үткәрелә һәм ул матур традициягә әйләнде. Ел саен әти-әниләр дә, укучылар да, укытучыбыз да бу матур чараны көтеп алабыз. Ничек күңелле дә соң бергә-бергә балаларыбыз белән таудан рәхәтләнеп чана шуулары... Ул арада самоварда чәй кайнаган, яңа пешеп чыккан кайнар коймак исе борыннарны кытыклый. Чана шуып, төрле спорт уеннары уйнап, аннары тәмле итеп чәйләр эчеп көннең үтеп киткәне сизелми дә.

Менә шулай сәламәт яшәү рәвеше юнәлешендә әнә шундый матур, күңелле бәйрәмнәр оештырыла безнең сыйныфыбызда.
Әти-әниләр исеменнән Энҗе Галиәхмәтова,
Кенәбаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250