Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кенәбаш бакчасы 6 кошчыгын мәктәпкә озатты (фото)

31 май көнне Кенәбаш балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе булды.

Бакча үзенең 6 кошчыгын мәктәпкә озатты. Балаларыбыз бар якка да булдыра, җырладылар да, биеделәр дә, матур итеп шигырьләрен дә сөйләделәр. Аларны тәрбияләгән, мәктәпкә әзерләгән тәрбияче апаларына Альбина Мөхәммәтшинага, Миләүшә Сөнгатуллинага чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Мәктәпкә баргач, тырышып укырлар, сынатмаслар дип ышанып калабыз!
Бу дөньяга аваз салуларың,
Бүгенгедәй, кызым, исемдә.
Инде мәктәпкә син барасың
Шушы елның көзендә.
Гомерләр тиз үткәнгәме
Мөлдерәмә бүген күңелләр...
Беренче укытучың-әтиең,
Алып керер белем иленә.
Якты өметләр баглыйбыз ,
И, кызым, сиңа, Асылъяр!!!
Абыйларың инде зурлар бит,
Бәхетебезгә әле ярый син бар!!!
Безне куандырып якты дөньяга
Ярый әле кызым, тугансың.
Нечкә күңелле, акыллы кызыбызны
Берүк Ходай үзе сакласын!!!
Энҗе Галиәхмәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250