Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кенәбаш балалары Саба бассейнын яратып кайтты

Кенәбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасының 2 сыйныф укучылары бик активлар. Мәктәп күләмендә оештырылган бер генә чарадан да читтә калмыйча, һәрчак үзләренең талантларын күрсәтеп киләләр.

Мәктәптән тыш та сыйныфлары белән төрле кызыклы чаралар оештырып киләләр алар, бу эшләрендә аларга һәрчак сыйныф җитәкчеләре Рәйхана Әнәсовна һәм әти-әниләре ярдәм итеп торалар. Шундый кызыклы чараларның соңгысы Сабада булды. Укучылар ял көннәренә туры китереп бассейнга су коенырга бардылар. Язгы көннәрне уздырып, тизрәк җәйне җиткерәсе килгән укучылар суда туйганчы уйнап, күңел ачтылар. Мондый күңелле чараларның күбрәк булуын тели алар һәм киләчәктә дә актив сыйныф булып калырга ышандыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250