Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кенәбаш мәктәбенең бәхете нәрсәдә?

Балачак бәхете турында уйланмаган, балачагын сагынмаган кеше юктыр! Ә инде әти-әни булган өлкән затлар үз баласы бәхете утка-суга керер иде. Мәктәп ишеген ачып керү гомерем буена минем өчен иң бәхетле гамәл булды! Бүгенге көндә дә бу бәхетне тоеп яшим.

Ләкин...
"Эх, шул "ләкин" дигәне булмаса иде", дия иде тарих укытучысы Әүхәди ага Идият улы! Бүгенге көндә "ләкин"е саный китсәң күбрәк шул... Зур агайларның балалар психологиясен аңламыйча, шул керсез сабыйларда угрылык хикмәтләре эзләп азапланулары, ак һәм пакъ сабыйлык чорын тоткыннар хәленә китерүләрен мин - ветеран укытучы (1950-1990 елларда укыттым) һич аңламыйм. Ни өчен мәктәпнең укыту системасы белән илнең гаять зур эшләре белән җитәкчелек итүче өлкән абзыйлар уйный икән. Ил эчендәге җитешсезлекләрне тәртипкә салсалар мәктәпкә, балаларга, укытучыларга, ата-аналарга җиңел һәм рәхәт булыр иде.
Мин үзем район үзәгеннән еракта урнашкан Кенәбаш авылында башлангыч белем алдым. 1944-1946 елларда Түбән Кенә җидееллык мәктәбен тәмамладым. Мин күргән-белгән еллардан бүгенге көнгәчә Кенәбашта башлангыч мәктәп югары дәрәҗәдә макталып эшләде. Ягъни укытучылардан бәхете булды туган авылымның. Сугыш елларында Югары Кенә кызы Мөхәммәтшина Мәгъмүрә апа һәм аның кызы Хәйретдинова Альфа укыттылар, Бәдәр апаның сеңлесе Мәгъмүрә апаны (сугыштан соңгы еллар) авыл халкы авылның Дәү әнисе диеп бәялиләр иде. Ул көндез мәктәптә, ә кичләрен авыл апалары арасында тәрбия эшендә төп киңәшче, ярдәмче иде. Шул ук тәртиптә Хисматуллина Равилә, Ибатуллина Люция, Гыйльметдинова Розалия эшләгән елларда даКенәбаш мәктәбе укыту-тәрбия өлкәсендә күпләр өчен үрнәк булды. Бу авыл халкы белән мәктәп коллективы арасында бердәмлекне мин бер зур гаилә тормышы дип бәяләр идем. Бүгенге көндә әлеге яшәү рәвеше дәвам итә. Мәктәпнең исеме дә, җисеме дә үзгә - мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән башлангыч белем бирү өлеше бер үк максат белән үтә дус һәм бердәм тәрбиячеләр коллективы җитәкчелегендә яши.
2016-2017 уку елында 1-4 классларда 25 бала белем-тәрбия ала, мәктәпкәчә яшьтәгеләр өлешендә 18 бала тәрбияләнә. Коллективта 5 укытучы - Фәйзрахманова Тәслимә Зиннур кызы, Фәткырахманова Кадрия Әнәс кызы, Галиәхмәтов Азат Мансур улы, Хөсәенова Рәйхана Әнәс кызы, Фазылҗанова Рамилә Фирдинад кызы, тәрбиячеләр - Мөхәммәтшина Альбина Фәрит кызы, Сөнгатуллина Миләүшә Әнәс кызы эшли. Җитәкчеләре, төп җаваплы кеше Тәслимә ханым Зиннур кызы. Бу педагогик коллективта үрнәк гаиләдә үскән һәм әдәбият -сәнгатьне аңлап хөрмәт итүче ир-егет Галиәхмәтов Азатның булуы да үзе бер бәхет. Баянда җырлата, курай һәм кашыкта уйнарга, сәхгә культурасын сакларга өйрәтә һәм һәркайсын биетә.
Уку елы йомгагы буларак авыл халкына әти-әниләр алдында иҗади отчет концертын күрү бәхете тәтеде миңа. Гаҗәпләнерлек тә, сокланырлык та кичә булды! Шушы коллектив авылның заманча салынган мәдәният йортының фоййе дигән өлешендә авыл халкы өчен укучылар һәм әти-әниләр белән бергәләп хәзерләнгән ярминкә эшләп тора - гөрләшәләр, тамаша залында әңгәмә корып ял итәләр. Шунда ук авыл тарихы турында музей почмагы да, китапханәсе дә бар. Тамаша залында сәхнә заманча, бәйрәмчә бизәлгән. Концертның барышын карагач, сокландык, башкаручылары башлангыч класс балалары димәссең, зур хәзерлекле. Алай гына да түгел, эчтәлеге белән тәрбияви, заманча, зәвыклы һәм бик төгәл хәзерлекле. Нәфис сүз осталары, җырчылар, биючеләрнең башкару осталыгына барыбыз да сокландык.
Концертны алып баручы аерым кеше юк - һәр номер турында белдерүне тамашачыга җиткерүне 25 укучы икешәрләп (төрле парлар) ниндидер тәрбияви әңгәмә белән тамашачыга күңелле итеп җиткерәләр. Һич ясалма түгел - табигый! Балалар бит, югыйсә, әйдә ярарга сәхнәгә чыгучы юк. Үзләренчә "Әйдә әти-әниләр арымасын" диеп, үз темаларына кино да күрсәттеләр. Инде монысын язып аңлата алмамдыр, аны күрергә кирәк. Сәхнәдә чын кадрлар уйнап торды.
Бу концертны Түбән Кенә клубында да кабатлап күрсәттеләр. Кыскасы Кенәбаш мәктәбенең укыту-тәрбия эшенең барышын мәктәпнең эченә кереп өйрәнергә кирәк дип тәкъдим итәр идем.
Кенәбаш укучылары укуларын башка мәктәпләрдә дәвам иткәндә дә белем һәм тәртип, әхлак һәм тәрбия, әдәбият һәм сәнгать ягыннан да сынатмыйлар. Сокланырлык эш бара мәктәптә. Укытучылар белән аерым сөйләшкәндә моң зарлары да бар барын. Ул да булса, кәгазь эше, язма отчет күплеге вакытны ала, укучылар белән аерым эшләргә вакыт аз кала. Икенчедән, укытучы эшенә бәяне дә шул кәгазь папкасы калынлыгына карап, аерым бер укучының ярышта беренчелекне алуы белән бәялиләр. Ә чын күңелдән укыткан кеше үзе каршында утырган баланың барысы өчен дә җавап бирә, барысын да белемле итәсе килә. Спорт инвентарьлары, музыка кораллары бик кыйммәт - акча юк. Фәннәр һәм техник чаралар җитешми. Хәзерге мәктәпләрне кыскартып байлык тупларга хыяллану - киләчәкне җимерү эшенең беренче адымы ул.
Бала хакы белән уйнамасак иде, җафаламыйк әле балаларны, әдәми затка ышану кирәк. Мәктәпләр үзләренең эше белән дә, барлыгы белән дә гадел һәм хаклы ул. Башлангыч белем бирү мәктәпләр укытучысы 8-11 яшьлек балалар белән эшли. Гаилә мохитеннән мәктәпкә күчкән бала яңа түтәлгә күчкән гөл үсентесе кебек. Мәктәп мөхитенең һәр адымын үзләштерә. Баланың холкы, эшчәнлеге шушы башлангыч мәктәптә формалаша. Без моны өлкәннәр беләбез - "минем беренче укытучым! Дип чын күңелдән хөрмәт белән әйтелгән сүзләр моны раслый. Чөнки бала нәкъ менә шул башлангыч мәктәптә үзен чын кеше итеп тоеп, укытучысына хөрмәт белән карап яхшылыкны үзенә сеңдерә. Кенәбаш мәктәбенең бәхете шунда, анда эшләүче укытучылар тәрбиячеләр, башка техник хезмәткәрләр барысы да бер максат белән балаларны зурлап, аларга ышанып, чын күңелдән эшлиләр.
Гомуми урта белем бирү мәктәпләрендәге 1-4 сыйныф укучыларын өлкән классслардан аерым урыннарда укыту (элек шулай иде) нәтиҗәлерәк булыр. Яшь үзенчәлекләре шулай тәкъдим итә, Мисалга шуны гына китерәм, яшь чебиләрне, бибиләрне тавык яки казлар арасына җибәреп карыйк - ни буласын беләбез...
Мәктәп балаларына карата да минем үзем күргән тәҗрибәм күп, әмма әйтергә күңелсез. Кыскасы, башлангыч мәктәпләрне мөстәкыйль эшләрлек хәлдә саклыйк. Аларга махсус урын һәм игътибар булсын иде, баланың характеры, акылы, әхлагы башлангыч классларда формалаша, калганын гомуми мәктәпләрдә аңлап, үзе теләп үзләштерә. Балаларны аңлап, алар хакын хаклап эшлик, яшик. Башлангыч мәктәпләрне кеше факторы үсешенең төп нигезен лаеклы саклыйк.
Мәдинә Зыятдинова, Карадуган
ветеран укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250