Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кенәбаш укучыларының концерты әсир итте (+фоторепортаж)

Кенәбаш башлангыч мәктәбенең "Өйрәнгән җирдә калмас" дип исемләнгән иҗат концерты бөтен авыл халкын клубка җыйды.

Шушы программа белән алар 8 май көнне Түбән Кенә авыл клубында да чыгыш ясадылар.
Концерттан алган кичерешләрдән әле дә арына алмый йөрим... бигрәк молодецлар безнең балалар һәм әлбәттә укытучылар! Чын шедевр тудырганнар! Күздән яшьләр килә хәтта! Елдан-ел зәвыклы номерлар, искитәрлек биюләр, ике тавышка өйрәтелгән дуэтлар, матур җырлар тамашачыларны, әти-әниләрне әсир итте... Бер баланы да читтә калдырмыйча, барысының да сәләтен ачып, сәхнәгә чыгарлык итеп, 2 сәгатьтән артык залны авызларына каратып тотарлык номерлар әзерләгән Тәслимә Зиннур кызы Фәйзрахманова җитәкләгән әлеге коллективка нинди генә рәхмәтләр әйтсәң дә аз булыр кебек. Безнең Кенәбаш мәктәбендә чын педагоглар эшли. Рәхмәт сезгә чын күңелдән!
Энҗе Галиәхмәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250