Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кенәбашта каникул Яңа ел белән башланып китте (+фоторепортаж)

Кенәбаш башлангыч мәктәбендә үткәрелгән Яңа елга кемнәр генә килмәгән иде...

Әкияти Емеля да, почтальон Печкин да, “яшәргән” әбиләр дә, мафия дә, клоуннар да... Һәммәсенең теләк бер – Яңа ел бәйрәмен итү, ләкин әкияти персонажлар бер-берсенә “аяк чалып” кына вакыт уздырып, Кыш бабайның килеп киткәнен сизми дә калдылар.

... Балаларның мәш килеп бәйрәм итүләрен күреп үзебезнең балачакка кайткандай булдым да бит, ләкин заманалар үзгә шул хәзер.

Безнең балачакта Кыш бабай белән Кар кызын чакырып алу гына түгел, җибәрмәс өчен кат-кат шигырен сөйләп, җырлар җырлап, аяклар талганчы биетә иде бала-чага. Әлеге бәйрәмгә хәзерге кебек киемнәрне дә җайлы гына әзерләү юк, башка киясе ул заман коронасын картоннан кисеп, тышына чүпрәк тегеп, шуңа чыршы уенчыгын ватып келәй белән ябыштырулар... Чыршыга дигән уенчыклар өчен конфет кәгазьләрен ел дәвамында җыю, аннан соң шуны рәтләп җепкә тезүләр... Эх, истәлекләр генә шул инде болар. Ләкин авылы да, мәктәбе дә берүк, бары балалары гына үзгә заманныкы. Дөрес, бәйрәм бик күңелле булды, аның һәрбер нечкәлеге уйланылган иде. Кайчандыр безгә Яңа ел могҗизасын сихри рольләр аша өйрәткән остазларыбыз бүген инде яңа буынны тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: маскарад