Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кеше күңеле өчен туган як кирәк (фото)

Еракка китсәләр сагыну өчен, картайса — балалыгына кайтыр өчен, дошман яулары керсә, саклар өчен.

Ерак җирләрдә йөргәндә, кеше читтәге тормышны, үзенең туган ягы белән чагыштыра. Туган ягы аның өчен биеклеккә сикерү ноктасы, гүзәллек үрнәге булып тора. Ир — егетләр өчен нинди сынау, нинди язмыш...

Армия хезмәте ир- егетләребезнең бурычы. Алар Ватан алдындагы бурычларын үтәргә киткәч, җир әйләнәсенең бер күрмәгән ил — җирләренә барып хезмәт итә. Ләкин... Ил алдындагы бурычларны тыныч илдә хезмәт итеп үтәү , 1979 еллардан соң алынган байтак егетләребезгә елмаймый. Йөрәктән эзсез үтмәгән 9 ел, ике ай, 3338 көн һәм төн егетләрне бик нык сыный.

Таулар илендәге утлы кыялар аша 600 мең Совет солдаты һәм офицеры уза.72 се Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. 15 меңнән артык солдатның гомере өзелгән, 311 солдат хәбәрсез югалган.

Ә җәрәхәтләнгән күңелләр, яраланган язмышлар, ятимнәр, толлар күпме?.. Шул зур саннар, югалтулар Әфган турында онытылмаслык әрнүле һәм йөрәк өзгеч хәтирәләр булып әфганчы егетләр күңелендә тирән яра булып саклана.

15 февраль-Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәүче Россиялеләрне искә алу көнендә мәктәп музеенда укучылар белән «Әфган ядрәләре әле дә яраларны яңарта» исемендә батырлык дәресе үткәрелде. Укучылар безнең ил читендәге хәрби конфликтларда һәм сугышларда хезмәт бурычын үтәгән якташлары турында күп нәрсә белделәр. Шулай ук әлеге актуаль темага багышланган китап күргәзмәсендәге әдәбият белән таныштылар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туган як