Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Халисә – бәйрәм бүләге

Зиатдинова Халисә Котдус кызы Салавыч авылының укытучылар гаиләсендә 1953 елның 23 февралендә дөньяга килә.

Әтисе Галимуллин Котдус Хәмидулла улы, Бөек Ватан сугышыннан соң, Яңгул урта мәктәбендә башлангыч хәрби хәзерлек (НВП) һәм физкультура укытучысы итеп билгеләнә.

Әнисе – Галимуллина (Фатыйхова) Садисә Ибниәмин кызы башлангыч классларны укыта, Салавыч мәктәбендә география-биология фәннәреннән белем бирә.

23 февраль – Совет Армиясе хәрби диңгез флоты көне. Мәктәптә башлангыч хәрби әзерлек укытучысы өчен тантаналы линейка, “Аҗаган” уеннары үткәрү вакыты. Нәкъ менә шул көнне Халисәнең әнисе Садисә иренә бәйрәм бүләге итеп кыз алып кайта. Ул эштә, Яңгулда вакытта хастаханәгә барганда юлда кызчык дөньяга аваз сала. Аның кендек әбисе – авылның фельдшеры Анна Кузнецова була.

Яшьтәшләре кебек 1960нчы елда беренче сыйныфка укырга керә. Беренче укытучысы Галиева Зәйтүнә Усман кызы була. Ул аны бик ярата, аңа охшарга тырыша. Һәм шул вакытта ук укытучы булырга хыяллана. Ул вакытта Салавыч мәктәбе сигезьеллык була. Ул чор балалары җәйге каникулда колхозга булышу, акча эшләү белән шөгыльләнә. Ә моның өстенә Салавыч балалары үз хуҗалыкларында 10-20 түтәл кыяр утыртып, хәзергечә әйтсәк, гаилә бюджетын тулыландыралар. 10-12 яшьлек кызлар өчен мөстәкыйль рәвештә 10 түтәл кыярга инештән ташып көн саен су сибү, иртә язда кыраудан саклау өчен кичтән өстенә ябу, иртән ачу, чүбен утау, төбен йомшарту, тукландыру җиңел булмагандыр. Ә менә кыяр өлгергәч, аны җыю, юу, сатарга әзерләү авыр булса да, әтисе кыяр сатудан алып кайткан тәмле күчтәнәчләр, матур киемнәр эшлисе килү теләген гел арттыргандыр.

Халисә 8 сыйныфны тәмамлагач, иптәш кызлары белән Кукмара техник училищесына тегүчелек һөнәре алу өчен укырга керә. Параллель рәвештә урта мәктәпне тәмамлый. Аны тәмамлагач, контролер, мастер ярдәмчесе, мастер булып эшли. Яшь булса да, фабрика җитәкчелеге планнарын арттырып, яхшы сыйфат белән эшләгән яшьләр коллективының җитәкчесен социалистик ярышта җиңүче итеп билгели, алдынгылар слетында бүләкли.

1970 елда туган авылына кайта һәм мәктәп яны интернатына тәрбияче булып эшкә урнаша. Казан дәүләт педагогия институтының табигать-география фәннәре факультетына укырга керә. 1979 елда Салавыч егете Рашитка кияүгә чыга. 1980 елда институтны тәмамлап, туган мәктәбенә эшкә кайта. География, биология фәннәреннән укыта. Яшь, талантлы, зур оештыру сәләтенә ия булуын исәпкә алып, яңа төзелеп килүче балалар бакчасына мөдир итеп билгелиләр үзен.  Шул ук вакытта Коммунистлар партиясе сафларына алалар. Яшь коммунистлар мәктәбендә пропагандист, партия оешмасында партия җыелышларының беркетмәсен язу эшләрен башкара, иптәшләр суды, хатын-кызлар советы рәисе, сайлау комиссиясе секретаре кебек җәмәгать эшләрен йөклиләр. 1983 елда яңа балалар бакчасы ачыла. Ул вакытта тирә-юньдә яңа типтагы балалар бакчалары аз була, шуны исәпкә алып, өйрәнү, өйрәтү максатыннан бер-бер артлы район семинарлары уздырыла. “Татарстан” колхозының даны республикада югары була, андагы яңалыкны бөтен республика хуҗалыклары өйрәнә, зур җитәкчеләр килә, һәм һәрберсе балалар бакчасы белән таныша, өйрәнә. Салавыч урта мәктәбенә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары кирәк булгач, белемле, оештыру, өйрәтү сәләтен, тәҗрибәлелеген исәпкә алып, аны мәктәпкә директор урынбасары һәм технология, биология укытучысы итеп күчерәләр. Мәктәп ул эшләгән елларда 2 тапкыр Россиянең “Ел мәктәбе” ярышларында катнашып, җиңеп чыга. Мәктәп яны тәҗрибә участогы республика мәктәпләре арасында берничә тапкыр беренче урынны яулый.

Дистә еллар дәвамында технология, биология олимпиадаларында укытучылары призлы урыннар ала. Бүген аларның күбесе медицина, авыл хуҗалыгы тармакларында илебез халкына укытучылары кебек тыйнак хезмәт күрсәтә.

Халисә Котдусовна Россиянең Мәгариф отличнигы, әйдәп баручы, югары категорияле укытучы, яшьләрнең остазы. Бер кызы бар. 38 ел кайната, кайнана белән белән матур итеп яшәде, кайнанасын 92 яшендә, олылап, соңгы юлга озатты.

Халисә Зиатдинованың исеме район мәгарифе тарихында үзгә һәм лаеклы урын били. Лаеклы ялда да ул актив хезмәттә – ”Авылыбызның бай тарихлы кәсепчеләре” дигән тема буенча  эш алып бара.

Зөлфирә КАМАЛОВА,
район «Ак калфак»
оешмасы җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучылар көне