Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Хәерле сәгатьтә булсын!

Хөрмәтле якташлар! Мөхтәрәм кунаклар! Милли мәгарифне үстерү юнәлешендә хезмәт куючы мөгаллим һәм мөгаллимәләребез!

Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында милли мәгариф буенча төркемнәргә бүленеп эшләве киләсе дүшәмбедә безнең районда уза. Күпмилләтле Балтач җирлегендә республика мәгариф җитәкчелеген һәм дә туган тел укытучыларын кабул итүебезгә без чын күңелдән шатбыз.

Күпмилләтле төбәк буларак, Балтач районында милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлек Рәсәй Федерациясе, Татарстан Республикасының, муниципаль район хакимиятенең норматив-хокукый актларына нигезләнә. Соңгы елларда кабул ителгән дәүләт милли сәясәте концепциясе, телләрне саклау, татар халкының мәдәниятен үстерү буенча республика программалары, Мәгариф һәм фән министрлыгының эзлекле эшчәнлеге туган телләрне, районда яшәүче барлык милләт вәкилләренең мәдәниятен, тарихын өйрәнүгә уңай шартлар тудырды.

Телнең яшәешендә, гаилә белән беррәттән, белем һәм тәрбия бирү учакларының да роле зур. Кечкенәдән балаларда милли үзаң формалаша, милли мәдәнияткә нигез салына. Һичшиксез, милли һәм гомуми тәрбия бирүдә  тел, әдәбият дәресләре, туган телдә оештырылган сыйныфтан тыш чаралар һәм әлеге хезмәтне башкаручы укытучылар төп роль уйный. Укытучыларыбыз заман белән бергә атлый, белемнәрен күтәрә, һөнәри бәйгеләрдә даими катнаша, эш тәҗрибәләре белән уртаклаша.

Телне дәресләрдә генә өйрәнеп бетереп булмый. Һәр мәктәптә тел мохите тудыру, туган телне саклау һәм үстерү юнәлешендә мәдәни эзләнү, интеллектуаль, фәнни-гамәли юнәлештәге чаралар комплексы формалаштырылган булырга, туган телдә дәрестән тыш чараларга өстенлек бирергә, бу чаралар мавыктыргыч итеп оештырылырга һәм эзлекле рәвештә үткәрелергә тиеш.

Хөрмәтле иптәшләр! Һөнәрле, белемле, мәгърифәтле булганга күрә Балтачыбыз гомер бакый Ак як, диеп, дан алган. Ул аклыкка борынгы гореф-гадәтләребезне дә саклау, миллилек тә өстәлә. Мәгърифәтле-мәдәниятле булып, тарихыбызга тап төшерми, милли рухыбызны җуймый, йөз аклыгы белән яшәргә, милләт җанлы, дус-тату балалар тәрбияләп үстерергә язсын! Балтач тәҗрибәсе еракларга юл алсын!

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау сүзе