Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Хезмәт – дөньяда бары кешегә генә хас, ул гына лаек булган бәхет ул”, ди Ләйсән (+фото)

Районыбызда үткәрелгән “Ел тәрбиячесе – 2019” бәйгесе җиңүчесе Ләйсән Хуҗина җиңүче исемен горур йөртергә лаеклы шәхес.

“Тәрбияче замана белән бергә атларга тиеш. Чөнки бүгенге көн һәрберебездән тиз уйлап фикер йөртүне, балаларның мең дә бер соравына аны канәгатьләндерерлек итеп җавап бирүне таләп итә. Замана баласы бик актив, күп белә, шулай да ул яратуны, аны аңлауны, үзенә игътибар итүләренә мохтаҗ. Шуңа да тәрбияче никадәр күп белсә дә ул баланы яратмаса, уртак тел тапмаса, балаларның ихтирамын яулый алмаячак”, ди Ләйсән Тәлгатовна.

Дөрес, әлеге исем күпләргә таныш түгел. Тик, районыбызда үткәрелгән “Ел тәрбиячесе – 2019” бәйгесе җиңүчесе Ләйсән Хуҗина чыннан да җиңүче исемен горур йөртергә лаеклы шәхес.

Бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасында мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән эшләүче, тәрбияче һөнәренә 19 ел гомерен багышлаган Ләйсән Тәлгатовнаны беренче генә елын белүем түгел, тәрбияче буларак та, әни буларак та таныш ул миңа. Дүртенче номерлы балалар бакчасында 2005 елдан хезмәт куя, шушы еллар агымында үзенә генә дә, бакча балалары белән дә күп төрле конкурсларда катнашырга туры килә аңа. Иң зур җиңүләрем дип 2010 елда “Яшел ут” район конкурсында җиңүен һәм менә быел “Ел тәрбиячесе” исеменә лаек булуын атый. Дөрес, шәхси тормышындагы җиңүләре дә күп һәм шуның иң мөһимнәре – ул олуг хөрмәткә лаек килен, өч кызына яраткан әни, тормыш иптәше Ринатка зур таяныч. Тәрбияче эше бакча диварларында гына калмый шул, өйгә дә ияреп кайта һәм шундый чакларда якыннарыңның синең эшеңне аңлап кабул итүләре бик кирәк.

– Гаиләдә тату яшибез, әгәр мине аңламасалар, бәйгегә әзерләнеп булмас та иде. Чөнки ул күп вакытны таләп итә. Эзләнергә, замана таләпләренә туры килерлек, балаларга аңлашылырлык итеп теманы ачып бирергә кирәк, – дип хис-кичерешләре белән бүлешә әңгәмәдәшем.

“Ел тәрбиячесе”нә әзерлек эшләре алып барганда Ләйсән Тәлгатовнага хезмәттәшләре дә зур терәк була. Бакчада хезмәт куючы көчле коллектив бу бәйгедә инде беренчесен генә катнашмый, җиңүчеләре дә бар. – Мин тәҗрибәле белгечләр белән эшлим, бердәм булып эшләгәндә генә нәтиҗәләр була. Хезмәттәшләремнең ярдәме зур булды, бик зур рәхмәт җиткерәсем килә үзләренә. Бу безнең уртак җиңүебез, – ди Ләйсән Хуҗина.

Бәйгедә чыгыш ясарга да бик четерекле кәсепләрне алган ул – “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны борынгы, онытылып барган татар һөнәрчелеге аша мөстәкыйль, иҗади, күпкырлы фикер йөртүче, актив итеп тәрбияләү. Ягъни, балаларны тегүче, чигүче һөнәре белән таныштыру, кул хезмәтенә өйрәтү”. Һәм бу бит сүздә генә язылып калган тема түгел, балаларыбыз чыннан да бара, күрә, өйрәнә һәм нәтиҗәдә төрле бәйрәм чараларында без – әти-әниләр моның нәтиҗәсен дә күрәбез.

Зур тырышлыгы белән җиңүгә ирешкән тәрбиячебез башка коллегаларына да бәйгеләрдән курыкмаска, үзләрен сынап карарга тәкъдим итә. “Хезмәт – дөньяда бары кешегә генә хас, ул гына лаек булган бәхет ул. Мин хезмәтегез белән бәхетле булуыгызны телим”, ди Ләйсән Хуҗина. Ә без үз чиратыбызда Балтачның “Ел тәрбиячесе – 2019” җиңүчесенә республикада да бу исемен уңышлы яклавын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев