Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Хезмәт” “Каенкай” төркемендә кунакта (+фоторепортаж)

Балалар белән эшләү өчен сәләт кенә түгел, ә иң мөһиме сабырлык кирәк икән...

Бистәбезнең 4нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар һәм зурлар төркеменә йөрүче сабыйларның әти-әниләре арасында һөнәрләр белән таныштыру буенча мастер-класслар үткәрелде. Әлеге очрашуларны балаларыбыз түземсезлек белән көтеп алды һәм аннан соң да истәлекләре белән бүлешеп торды. Үземнең чиратта мин дә сабыйларыбыз өчен кызыклы биремнәр эшләргә тырышып, “Хезмәт” газетасы белән таныштырдым. Ә аларга иң кызыгы үзләре газета чыгарып карау булды. Дөрес, әлегә яшьләре дә бөтен нәрсә белән кызыксына торган шул аларның. Мең төрле сораулар биреп, тәрбияче апалары Ләйсән Хуҗина белән Эльвира Абдуллинага нинди генә мөрәҗәгатьләр белән килми алар. Ә тәрбиячеләребез бала күңелен күреп, алар ишетергә теләгән, ләкин дөреслеккә дә туры килгән җавапларны биреп, мисаллар да әйтеп узалар. Сезнең сабырлыкка баш иеп, рәхмәт диясе генә килә. Өч дистәдән артык бала белән көн дә эшләү үзе үк батырлыкка тиң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Каенкай"