Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Хезмәтеңне күрә, бәяли белсәләр генә күңел үсә, яңадан-яңа уңышларга рухланасың (+бик күп фото)

Белем бирү һәм алу өлкәсендә дә шулай ук - билгеле бер программа нигезендә укытып бару бер нәрсә, ә менә сыйныф я бала белән өстәмә эшләү, шул ук вакытта тәрбия мәсьәләсен дә кайгырткан укытучылар хәзерге җәмгыятьтә күп калмады.

Шөкер, районкүләм "Талантлар парады"нда ул укытучыларның сәхнәдә бүләкләнүләрен күреп куанырлык иде. Андый бөек затларга орден тагарга кирәк, ә инде безгә акчаны укыткан өчен бирәләр, тәрбия һәм өстәмә эшләр өчен түгел дигән принцип белән эшләүчеләргә сәхнәдә урын төс микән соң? Аеруча да тырыш хезмәт куйган мөгаллим һәм мөгаллимәләрнең "хезмәт җимешләре" - уку алдынгылары бүләкләнгәндә аларның гына түгел, безнең дә күңелләр горурлык хисләре кичерде. Баланың тырышлыгын күрә, үстерә белән әлеге укытучылар алдында баш иярлек. Менә гимназия концертында физкультура укытучысы, үз эшенең фанаты Рәлиф Әскаровның исеме яңгырауга зал тулы тамашачы, бигрәк тә әти-әниләр дәррәү алкышлый, Рәлиф абый исә, кырыйдан гына үзен зурлауларына баш ия-ия сәхнәгә күтәрелә. Менә бу дан, менә бу дәрәҗә һәм хөрмәт. Балаларның сәламәт яшәү рәвешләре, чаңгы спортындагы даннарын үстерү өчен кылган гамәлләре хакына усаллыгын, кырыслыгын да кичерәсең әлеге укытучының. Бер генә хезмәт тә җиңел түгел, әмма дәүләт синең хезмәтеңне бәяләп эш хакын да арттыра, шартлар да тудыра икән, аны аклый алу зур бәхет ул. Шулай ук укытучыларны бүләкләүгә зур игътибар биргән район җитәкчелен дә. Белемле, тәрбияле, талантлы бала - районыбызның йөзе, көзгесе, җәмгыятькә файдалы шәхес тәрбияләүдә укытучының өлеше гаять тә зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев