Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Хокукый ярдәм күрсәтелә. Кемгә? Кайчан?

 Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында төрле мәсьәләләр буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак.

31 май көнне Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты базасында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.

       Әлеге чараның максаты-балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив, хокукый ярдәм күрсәтү һәм юридик ярдәм күрсәтү. Чарада балалар хокукларын тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы тармак министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау органнары, прокуратура, «Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы»КБО вәкилләре катнашыр дип көтелә.

       Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында түбәндәге мәсьәләләр буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак:

Баланың тормышка, җәберләүдән, көчләүдән һәм иминлеккә хокукларын саклау;

Баланың сәламәтлек саклау һәм сәламәт үсеш хокукын саклау;

Баланың гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә хокукы, шул исәптән опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча да,

Мәгариф өлкәсендә баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү;

Социаль тәэминатка хокукны үтәү;

Баланың торак һәм башка милек хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү һ. б.

Кабул итүгә язылу таләп ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев