Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кичә Норма юл өстендә тагын урам тулы машина иде...

Ир-атлар, эш булмагач, читкә китеп эшли. Хатын монда берүзе, ир читтә берүзе (я берүзе түгел)...

Кичә Норма мәдәният йорты территориясе янә машина белән тулды, машиналар җирле үзидарә, авыл хуҗалыгы конторасы каршын да тутырды.Тагын концерт яки бүтән төрле тамаша дип уйламагыз, биредә җидти семинар узды –   районның Әтиләр советы җитәкчеләре, мәктәпләрдәге тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары җыелган иде. Семинар “Мәктәпнең укыту-тәрбия эшчәнлегендә әтиләр советының роле” темасына багышланган иде. Берничә цитата тәкъдим итәбез, калганын “Хезмәт” газетасы битеннән укырсыз.

Норма мәктәбе директоры Габделфәрт әфәнде: “Бу җыен юкка түгел, ул әтиләр советының эшен оештыруга, тагын да нәтиҗәлерәк итүгә, тәрбия эшен ныгытуга юнәлдерелгән”

Норма урта мәктәбенең Әтиләр советы җитәкчесе Радик Шәрипҗанов:” Мин Президент булсам, балаларны интернеттан тыяр идем. Ябылган оешмаларны яңадан торгызыр идем. Ир-атларга эш урыны булдырыр идем. Ир-атлар, эш булмагач, читкә китеп эшли. Хатын монда берүзе, ир читтә берүзе (я берүзе түгел). Ничек баласын бакчага алып барсын да, җыелышка йөрсен инде ул?! Ярый да без, мондагылар, йөртәбез, ә читкә китеп эшләүчеләр нишли ала? Алар да шул гаилә, балалары өчен тырышып йөри”.

Наил Сабирҗанов, районның балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия рәисе:” Районда Башкортстаннан кайткан күпбалалы гаилә бар. Өйләрендә телевизор да, интернет та юк. Каракүлгә яланаяк киләләр. Гаилә тәрбиясе, яшәү рәвешләре шундый. Ә мәктәптә уку алдынгылары, күп итеп китап укыйлар. Авылга килгәч, китапханәчегә сорау бирәм, нинди проблемаларыгыз бар минәйтәм, “Китап җиткерә алмыйбыз, ишле гаилә бөтен китапны укып бетерде, зинһар, китап белән тәэмин итегез”, ди...

Мәгариф идарәсенең тәрбия буенча методисты  Резеда Гаязова: “Рәхмәт сезгә, әтиләр! Җәлеп иткеч хоккей уеннарыннан аерылып,  бирегә килгәнегез өчен!”

Фотолар алга таба да булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әтиләр союзы