Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Кичә районнан килгәннәр иде, кыздырып киттеләр бугай”

Борнак авылында мәктәпкәчә яшьтәге баласы, оныгы булганнар зарыгып яңа бакча ачылышын көтә. Төзелеш барган урыннан куана-куана үтәләр.

“Әле туктап торганнар иде, беркөнне районнан җитәкчелек килде, кыздырдылармы шунда, эш янә гөрләп башланды”, диләр. Чимал булса, эшлибез аны, ди эшчеләрнең берсе. Куаныч-шатлыкларның дәвамлы булуын гына телисе кала, балалар саны күп булсын да, мәктәп-бакча гөрләп торсын иде дип әйтү. Яшьләргә дә читкә китмәсәләр була инде, яшим дигәннәр авылда да шәһәрчә (кайберәүләр хәтта каладагылардан да уздырып яши әле) яши ала. Зарыгып көтә дигәннән, төзүчеләрне кабаландырмыйк, нәрсә дә булса төзү ул бик җаваплы эш, бигрәк тә балаларга дип эшләгәндә, ашык-пошык эшләгәннең нәтиҗәсе дә шулкадәрле генә була аның....

“Көзгә бакчага 23 бала килүе көтелә”, ди җирлек башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борнак авылы