Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кичәге көн галәмәтләре яки дистанцион уку кыйссасы (+сораштыру)

Кичә дистанцион укулар башланып китте.

Районыбызның һәр йортына кагылмаса да, күпчелегендә урак өсте булды дисәм һич арттыру булмас. Чөнки бу төр укуның әле безнең практикада беренче мәртәбә кулланылуы.

Балалары урта яки югары сыйныфта укыганнарның әле күңелләре бераз тыныч булды. Интернетка ялгану, уку өчен тиешле платформаларга керергә әти-әни ярдәме кирәк булмады. Ни дисәң дә, алар аңлап эшли. Ә менә башлангычлар өчен, бу эш тулаем әти-әниләр җилкәсенә төште, әле аларның күбесе эштә. Ә инде гаиләдә берничә бала һәм аның өстенә әти яки әниләре, я икесе дә укытучы булган йорттагы хәлне күзалдына китерүе кыен түгел.

Кичә бер-берсенә хәл белеп шалтыратучыларның көн темасы шушы дистанцион уку булды. Авыр, җаваплы чорга ничек тә аяк бастык шикелле.

Ә дистанцион укуның беренче көне сездә нинди хатирәләр калдырды?
Тыныч кына кабул иттек, бар да яхшы.
Мондый көнне тарих хәтерләми.
Гадәти көн кебек истә калды.
Чәчләр үрә торды, хәтта ашарга да пешерергә вакыт булмады.
Күрәселәр бар икән.
Дистанцион уку дип чәй эчертүче дә булмады.
Әти-әни бердәм булганда була икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дистанцион уку