Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«...Киләчәкне биргән батыр да Сез»

Карадуган балалар бакчасында «Күркәм дә Сез, матур да Сез, киләчәкне биргән батыр да Сез», - дигән бай эчтәлекле кичә үткәрелде.

Кичәгә Карадуган авыл җирлегендә яшәүче Түбән Кенә авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифуллин Зиннәтулла бабай, ил бәхете өчен мәхәббәтләрен корбан итеп, гомер көзләрен ялгызлыкта каршылаучы Таузар авылында кыз-әби Гарифуллина Мәдинә һәм балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары, мәктәп укучылары чакырылган иде.
Сугыш ветераны дәһшәтле елларның хатирәләрен ачынып сөйләде. Зиннәтулла абыйның күкрәк тулы орден-медальләре балаларда соклану уятты. Безнең җирлектә кыз-әбиләребезнең берсе Гарифуллина Мәдинә апа сугыш вакытында ир-егетләр көрәшкә киткәнлектән, авыр эшләрне хатын-кызларның җигелеп тартуын, яшьлекләрен корбан итеп пар канатсыз калуларын сөйләде.
Бакча белән гел элемтәдә торган тәрбияче ветераннар да үзләренең хатирәләрен яңарттылар. Һәр чыгыш матур кичәнең истәлеге булып озак еллар хәтеребездә сакланыр.
Фото: http://brjunetka.ru/den-pobedyi-prazdnik-o-kotorom-nelzya-zabyivat/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250