“Китап аша саклыйк табигатьне” конкурсының җиңүчесе – Булат Габделхаков
21 апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Экология елына багышлап 1 гыйнвардан 20 апрельгә кадәр барган "Китап аша саклыйк табигатьне" дип аталган рәсем бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
1нче урынга Түнтәр авыл китапханәсеннән Түнтәр урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Габделхаков Булатның К.Г.Паустовский "Леса" әсәренә ясалган иллюстрациясе лаек булды (Җитәкчесе Каримова Ч.З.).
2нче урынга ике эш тәкъдим ителде. Карек-Серма авыл китапханәсеннән Чепья урта мәктәбенең 3сыйныф укучысы Байманова Наталиянең Д.Н. Мамин-Сибирякның "Серая шейка" әсәре буенча ясалган эше (җитәкчесе Якимова М.А.) һәм Балтач үзәк балалар китапханәсеннән Балтач урта мәктәбенең 4Б сыйныф укучысы Гильмутдинов Айзатның (җитәкчесе Гараева Р.Х.) А.Хәсәновның "Үтерә күрмәгез!" хикәясе буенча эшләнгән рәсемнәре чыкты.
3 урынны шулай ук ике эш бүлеште. Шеңшеңәр авыл китапханәсеннән Шәрипов Рәсүлнең А.Хәсәновның "Көзге урман аланында" хикәясе буенча ясалган эше (җитәкчесе Галиева З.Н.) һәм Балтач үзәк балалар китапханәсеннән Балтач гимназиясенең 4А сыйныф укучысы Юнусова Камилланың Д.Н.Мамин-Сибирякның "Сказка про Козявочку" әкияте буенча ясалган рәсемнәре чыкты.
Ә кызыксындыру призына жюри әгъзалары 3 эш тәкъдим иттеләр. Дорга авыл китапханәсеннән Казан шәһәренең 72нче мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Волков Тимурның Н.Каштановның "Алмагач читекләре" әсәре буенча, Арбор авыл китапханәсеннән Арбор төп белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Кабирова Зилиянең Д.Н.Мамин-Сибирякның "Зимовье на студеной" әсәре буенча (җитәкчесе Гарипова Л.Р.) һәм Куныр авыл китапханәсеннән Арбор төп белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Гарипова Камиләнең А.Хәсәновның "Зәңгәр алан" әсәренә (җитәкчесе Гарипова Л.Ю.) ясалган эшләрен тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев