Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Китапханә - нәрсә ул? (фото)

Нәрсә соң ул китап? Аны ничек ясыйлар? Ә элек китаплар шулай матур булганнармы? Китапханә - нәрсә ул? Анда кемнәр эшли? Ни өчен китаплар кыйммәт? Аларны ясауда кемнәр катнаша?

Шушы һәм башка бик күп сорауларга җавап табу максатыннан Карадуган балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар тәрбияче апалары белән бергә китапханәгә бардык. Анда безне исәп-хисап вакыты булу сәбәпле, эшләре бик күп булуга карамастан Фирдания һәм Зөһрә апалар ачыкчырай белән каршы алдылар.

Балалар зур кызыксыну белән тәҗрибәле китапханәче, үз эшенең остасы булган Фирдания апаларының сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар, сорауларына җавап таптылар. Фирдания апаларына алмашка килүче Зөхрә апалары балаларга матур китаплар күрсәтте, шигырьләр, әкиятләр укыды.

Балалар китапханәдән үзләренә күп мәгълүмат алып, 2017 нче елның беренче укучылары булып киттеләр.

Рәхмәт сезгә, китапханәче апалар!
Тәрбиячеләр: Закиева Г.И., Гарипова Д.С.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250