Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Китапханәчеләр семинарда

Күптән түгел район үзәк китапханәсендә мәктәп китапханәчеләре өчен «Мәгариф базасы компоненты буларак, сәнгатьле сөйләм формалаштыруда мәктәп һәм балалар китапханәсенең роле» дигән семинар булып узды.

Коллегаларыбыз безне ачык йөз белән каршы алды. Башта китапханә буенча экскурсия булды, китапханә тарихы, һәр бүлекнең эшчәнлеге белән таныштык. Бүлекләргә республика программасы нигезендә компьютер программасы кертелгән, интернет эшли, электрон картотека алып барыла. Китапханәдә «Яшүсмерләр», «Күп белүчеләр», «Шигъри тәлгәшләр» клублары эшли, балалар өчен түгәрәкләр алып барыла. Ел саен төрле оешмалар арасында «Нәрсә, кайда, кайчан» уеннары үткәрелә. Уку залында шахмат, шашка ярышлары, инвалидлар, балалар өчен төрле чаралар, юбилярларга багышлап кичәләр даими узып тора. Республика күләмендә оештырылган барлык чараларда, конкурсларда катнашалар.
Икенче өлештә Балтач мәктәбе китапханәчесе Фәнзия Төхвәтуллина 4нче сыйныф укучылары белән библиографик дәрес күрсәтте. Ул «Рөстәм маҗаралары» дигән әкияти тамаша иде. Рөстәм юлындагы каршылыкларны җиңеп «Китаплар патшалыгы»на юл тотты. Ул анда алфавитлы, системалы каталог, каталог карточкалары белән танышты. Бу әкияти тамаша һәркемнең күңеленә хуш килде, рәхәтләнеп ял иттек. Ахырда мәктәп китапханәчеләре түгәрәк өстәл артында фикер алышты, киләчәккә планнар корды.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250