Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Китмә, Фирдәвес, балачак иленнән!

"Каенкай" балалар бакчасында 26 буе эшләгән Фирдәвес Габделхакованы бик хөрмәтләп лаеклы ялга озаттылар

Балтач бистәсендә урнашкан 4нче номерлы балалар бакчасы капкасын атлап керүгә Фирдәвес апаны бик еш очрата идек. Һәрбер балага исеме белән дәшеп, ярата иде ул. Кайтып киткәндә озатып, иртәгә тагын кил яме, дияргә дә вакыт таба иде. Аның лаеклы ялга киткәнен белгәч, ничектер күңелсез дә булып китте. Алай да Фирдәвес апабызны гел очратып торабыз, урам буенча салмак, ләкин горур адымнары белән атлап, һәрбер әти-әнинең дә хәлен белеп, балаларга сәлам әйтеп тора ул. Балалар сагындырамы, Фирдәвес апа, дим.

- Мин бакчадан киткән кебек тә түгел әле, балалар янына килеп торырга тырышам, ә алар мин ишектән килеп керүгә, йөгереп килеп тә җитәләр, - ди.

Фирдәвес апа башкарган хезмәте белән дә, һәркемгә хөрмәтле каравы белән дә күңелгә якын иде. Киләчәктә дә бакча балаларын яратырга килеп торыгыз, Фирдәвес апа. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев