Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әкият иленнән бер көн (+фото)

21 декабрь көнне Карадуган балалар бакчасының икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә әкияти яңа ел тамашасы булды. Зал бик матур бизәлгән иде.

Яңа елны балалар бакчасы мөдире Зөһрә Фәритовна ачып җибәрде. Ул үзенең барлык изге теләкләрен һәм рәхмәтләрен җиткерде.

Аннан берсеннән-берсе матур, акыллы, гүзәл балалар керде. Алар белән бергә "чыршы апалары" Раушания апа да бар иде. Тамашаны фея башлап җибәрде. Аннан аю, аны эзләп Маша керде. Шуннан аю чыршы төбеннән кар бабай шапкасын табып алды, аны хуҗасы да эзләп йөри иде. Машаның тизрәк бүләкләр аласы килгәч, үзенә булышырга Фиксикны чакырды. Инде бүләк килер дип кенә көткән арада бүләк капчыгыннан тычкан чыкты. Тычканның биремнәрен үтәгәч Кыш бабай белән Кар кызын чакырып керттеләр. Кыш бабайга матур шигырьләрен, җырларын, биюләрен биегәч, ул аларга бүләкләрен тапшырды.

Гомумән, бик матур, эчтәлекле, тәрбияви тамаша булды. Балаларга гына түгел, карарга килгән әти- әниләргә, әби- бабайларга да бик ошады. Яңа ел тамашасын үзлэренең көчләрен кызганмыйча әзерләгән барлык хезмәткәрләргә дә рәхмәтебезне җиткерәбез. Безнең балаларны шулай куандырып, аларны әкият илендә йөрткәннәре өчен аларга мең рәхмәт. Аллаһ Тәгалә аларның үзләренә дә шатлык- куанычлар, гаилә бәхете, тыныч тормыш насыйп итсен. Алда да шулай бергә-бергә куанып йөрсеннәр иде балалар.

Барлык әти-әниләр исеменнән Хисамовлар гаиләсе.

Фото: Алия Хисамова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнен Раушания шул ул!

    Теги: яңа ел бәйрәме