Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әкият ялган, тик шул хак...

Таузар балалар бакчасында апрель ае бик күңелле башланып киткән. Алар "Әкият ялган , тик шул хак..." исеме астында рус халык әкиятләре буенча викторина үткәргәннәр.

Викторинаның беренче туры "Кайсы әкияттән?" дип аталган. Укылган өзек буенча балалар әкиятне танып белгәннәр. Ә икенче тур - "Әкият геройларының исемнәрен беләсеңме?" дип аталган. Викторина ахырында "Мырау батыр" дигән китаптан "Әтәчкәй - алтын кикриккәй " әкиятен укып, "Шалкан", "Йомры икмәк" әкиятләренә обзорлар ясалганнар.
Әлеге чарада балалар сөйләм телен үстерү күнекмәләрен, артистлык сәләтләрен һәм рәсем ясау осталыкларын да ныгытканнар. Балалар бакчасындагы ФГОС таләпләре буенча белем һәм тәрбия бирүнең асылы да нәкъ менә шунда бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250